Хезмәт

Балтачта балалар да “Брейн-ринг” уйный (фото)

Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 а, 3 б һәм Балтач гимназиясенең 3 а, 3 б, 3 в сыйныфы укучылары арасында "Брейн-ринг" уены үткәрелгән.

Уенның сораулары өч өлештән торган. Укучылар Бөек Ватан сугышы, безнең якта үсә торган куак-агачлар һәм балалар яратып укый торган әсәрләргә багышланган сорауларга җаваплар биргән. Ике команда да зур тырышлык күрсәткән, әмма гимназия командасы беренче урынга лаек дип табылган. Залда утыручы җанатарлар да уенда актив катнашып, үз командаларына очколар эшләгән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: