Хезмәт

Балтачта имтиханнарны югары баллга бирүчеләр артамы?

Имтиханнарны 80 һәм аннан югары баллга бирүче укучылар өлеше елдан-ел арта. Мәсәлән, 2018 дә-20,93 %, 2019 да-24,18 %.

Быел инде 90 һәм аннан югары баллга тапшыручылар да шактый (34). Химия һәм биология предметларын 100 әр, рус телен 98 баллга тапшырган, экология һәм биология буенча Бөтенрәсәй олимпиадалары җиңүчесе һәм призеры- Балтач урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Сәгыйтова Гүзәл-районыбыз горурлыгы.

Реклама

Профильле математикадан 92 балл җыйган Балтач мәктәбе укучысы Салихов Н., Норма мәктәбеннән 94 балл жыйган Һадиев Г., Балтач гимназиясеннән физикадан 98 балл җыйган Җәләлов И., Норма мәктәбеннән 98 балл жыйган Хадиев Г. нәтиҗәләре дә куандыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: