Хезмәт

Балтачта "Искиткеч әйдаман"нар ярышты (+фото)

Балтач мәктәбе базасында "Искиткеч әйдаман" республика отряд вожатыйлар конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста район мәктәпләренең отряд әйдаманнары катнашты. Алар төрле конкурсларда сыналды.

Реклама

"Әйдаманнар һәрбер баланың йөрәгенә ачкыч, һәркем белән уртак тел табып, сабыйлар өчен дус та, киңәшче дә булырга тиешләр. Беренче бәйгедә әйдаманнар да үзләре турында сөйләгәндә бар осталыкларын күрсәттеләр. Күренеп тора: конкурсантларның барысы да ныклап әзерләнгәннәр, сәхнәдә дә үзләрен иркен тоттылар.«Иң яхшы әйдаман» исеме өчен көрәшүче яшьләр балигъ булмаганнарның хокук һәм бурычларын, шулай ук Татарстан Республикасының балалар оешмалары эшчәнлеге программаларын да белүләрен күрсәттеләр. 
Катнашучыларның һәрберсенә Мактау кәгазьләре бирелде. Конкурс бик кызыклы үтте, төрле биремнәргә, уен-көлкегә бай булды", дип хәбәр итте Балтач урта мәктәбенең өлкән әйдаманы Алия Разитовна. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: