Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта район башлыгына алмаш үсә

9-11 сыйныф укучылары арасында узган «Әгәр дә мин район башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе) булсам...» дип исемләнгән иншалар конкурсы үткәрелде.

Шушы көннәрдә җиңүчеләр район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән очрашты.

Конкурста Финзия Әсхадуллина (Нөнәгәр урта мәктәбе), Рамилә Степанова (Түнтәр урта мәктәбе), Василий Терентьев (Урта Көшкәт мәктәбе) беренчелекне яулады.

Түнтәр урта мәктәбеннән Нәргизә Нәкыйпова, Сосна мәктәбеннән Камилә Ибраһимова, Чепья урта мәктәбеннән Адина Рәхматуллина һәм Кече Лызи урта мәктәбеннән Анастасия Артемьеваның эшләре икенче урынга лаек дип табылды.

Балтач урта мәктәбеннән Алинә Рамазанова белән Илназ Кәбиров, Урта Көшкәт мәктәбеннән Алексей Михайлов һәм Яңгул урта мәктәбе Рөстәм Гәрәев иншалары өченче урынга лаек булды.

Укучылар бүләкләнү мизгелләреннән соң, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе белән аралашты. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иншалар бәйгесе