Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачка җәйге эсседә дә Кыш бабай килә! (+фото)

Җәй.. Эссе.. һәм кинәт жәй көнне Кыш Бабай килеп чыкты! Ни өчен Кыш Бабай? Ничек Кыш Бабай??? Кыш түгел, җәй бит хәзер! Яңа елга хәтле дә ерак!

17 август көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Убырлы карчык костюмнарында, Балтач бистәсенең 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Кыш бабайның җәйге маҗаралары" дип исемләнгән уен-тамаша уздырдылар. Балалар Кыш бабайга җәйнең нәрсә икәнлеге һәм аның нинди булуы турында сөйләделәр. Балалар Кыш Бабай һәм Убырлы карчык белән күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар. Бу көнне елмаюлар, яхшы кәеф, онытылмас тәэсирләр күп булды. Бу искиткеч, күңелле көн балаларның күңелендә озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев