Барлык телләр дә мөһим
Күптән түгел Чепьяда «Федераль дәүләт таләпләренә (ФГТ) һәм II буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС) күчү шартларында милли белем бирү киңлегендә тел дисциплиналарына укыту методикасы» дип аталган беренче төбәкара фәнни-гамәли семинар булып узды.
Биредә Татарстан Республикасының кайбер районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Удмуртия һәм Мари Иле Республикаларыннан вәкилләр катнашты. Кунаклар иң элек ипи-тоздан авыз итте, аннан соң мәктәп фойесында укучылар башкаруында милли биюләрне тамаша кылды. Идел буе федераль университетының белемне күтәрү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов, икътисад, идарә һәм хокук институты мөгаллимәсе Зифа Зарипова, Мари мәгариф институтының мари филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Елизавета Игнатьева чыгышы тыңланды. Телләрнең әһәмиятлелеге турында сөйләшкәндә Рәис Шәйхелисламов: «Туган тел яки рус теле кайсы мөһимрәк дигән сорау урынсыз. Телләрнең икесе дә мөһим. Әмма рус теле камилләшергә ныграк ярдәм итә», диде. Бары туган телеңне яратканда һәм аны камил белгәндә генә башка телләрне дә хөрмәт итеп була дигән фикерләр дә яңгырады. Гомуми җыеннан соң семинар үз эшен алты секциягә бүленеп дәвам итте. Мари балалар бакчасында ФГТның тормышка ашуы, ФГОСка күчү шартларында татар, удмурт, мари телләрен һәм әдәбиятларын укыту методикалары турында түгәрәк өстәл артында сөйләшенде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.3400
-
1 март 2021 - 21:21Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.4701
-
1 март 2021 - 20:11Балтач картчылары беренчелекне бирмәде Картинг спорт төре соңгы елларда бик популярлашып бара. Мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр.6200
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24600
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".122402
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.68701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика