Хезмәт

Белем һәм сәяхәт дөньясы янәшә (+фото)

Беренче сыйныф укучылары өчен мәктәптә укый башлау икенче бер дөньяга килеп керү белән бер. Балачактан зур тормышка беренче адым да бу. Шушы дөньяны кызыклы итү, белем дөньясын кызыксынып өйрәнергә этәргеч бирү, әлбәттә, укытучылардан тора.

Реклама

Уку елы башыннан Балтач урта мәктәбенең 1 В сыйныфы укучылары дәресләрдән соң күп кенә җирләргә экскурсиягә барырга өлгерделәр. Әлеге исемлектә Балтач үзәк мәчете, үзәк китапханә, район хәрби комиссариаты, "Батырлар аллеясы" бар. Ә менә кичә алар район ЮХИДИ бүлегенә сәяхәт кылды. Биредә аларны Лилия апалары Һадиева каршы алып, бүлек һәм анда эшләүчеләр белән таныштырды. Машинага техник күзәтү үткәргәннәрен дә карадылар. Ә иң мөһиме, юлларда үз-үзеңне ничек тотарга, иминлекне саклар өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Кызыксынучан балаларыбызга мондый экскурсияләр бик ошый. Алган белемнәрен ныгыту өчен алар юллардагы һәрбер билгегә игътибар итеп, сак йөрергә өйрәнәләр. Шушы чараларны оештырып йөргән озынайтылган көн төркеме укытучысы Гөлназ Зәйнуллинага ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: