Хезмәт

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашырга соңга калмагыз!

Хөрмәтле Балтач районы укытучылары һәм укучылары, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре!

"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 12 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Аннары килгән гаризалар белән экспертлар танышачаклар, бәйгедә катнашучы сайтларга бәя бирәчәкләр, урыннар билгеләнәчәк.

Быел бәйге 8 номинациядән тора:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
"Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе
"Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе
"Югары белем - фән җәүһәрләре" номинациясе
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
"Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинациясе
"Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе

Реклама

Бәйгедә катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк. Бәйгенең нигезләмәсеhttp://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча урнашкан.

Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия, төрле елларда анда Татарстан Республикасы белән беррәттән АКШ һәм Франциядән, Россиянең башка регионнарыннан катнашучылар булды.

http://konkurs.belem.ru
belem.ru яңалыклары

Фото: http://ilhamgazite.ru/news/ja_alyklar/1-0-1

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: