Хезмәт

Белемле меңне егар...

Укучыларның республика олимпиадасы тәмам.

Балтач гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Анастасия Васильева һәм Балтач урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Аделина Гаврилова татар теле буенча, Кече Лызи мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Татьяна Иванова удмурт теле буенча җиңү яулады. Татар әдәбияты буенча Гөлинә Шәрипова (Арбор, 9нчы сыйныф), Лира Мифтахова (гимназия, 10нчы сыйныф), ә татар теленнән Әлфия Хафизова (Норма, 9нчы сыйныф), Рәмзия Гарипова (Балтач, 9нчы сыйныф) һәм Лия Мардиян (гимназия, 10нчы сыйныф) призерлар булдылар. Чепья урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Валерия Васильева мари теле буенча республика күләмендә җиңү яулап, төбәкара олимпиадада 3нче урынга лаек дип табылды.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: