Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Бер күрешү - үзе бер гомер», ди дәү әниләр (+фото)

1 а сыйныфы укучылары дәү әниләрен бәйрәм алдыннан сәләтләре белән таң калдырды.

Көзнең икенче ае - октябрь аеның тәүге көнен бик матур, күркәм бәйрәм белән каршы алабыз. Тормышта зур тәҗрибә туплаган, аның татлы ягы белән бергә әчесен дә күрергә өлгергән, шулай да, үткән юлларын киләсе яшь буынга өлге итеп җиткерүче хөрмәтлеләребезне олылап үтә торган көн - мәрхәмәтлелек, хөрмәт көне бар. Әбиле-бабайлы булып, Дәү әти, Дәү әни кочагында үскән буын бик бәхетле бит алар. Чөнки өлкән буындагы сабырлык замана әти-әниләрендә булмаска да мөмкин. Әти-әнидән “эләгә” башласа да, иң беренче ярдәмгә килүчеләр - әби-бабаларыбыз, дәрес әзерләүгә ярдәм итүче, укуга туплап җибәрүче, арып-талып кайткан оныкны тәмле, җылы ашлар белән каршы алучы да хөрмәтле Дәү әниләребез.
Укучыларыбыз, нәниләребез, үзләре дә яңа гына белем йортына атлап кергән 1 а сыйныфы укучылары да Дәү әниләрен бәйрәм алдыннан сәләтләре белән таң калдырды. Театраль тамаша белән башланып киткән чара, җыр-биюләр белән дәвам итте. Өлкән буыныбыз да сынатмады, элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне искә төшереп: "Аулак өй", Кичке уеннарда уйналган “Капкалы” күмәк уенын оныклар белән берлектә матур итеп башкардылар, “Көйне бел” уены аша татар халык көйләрен искә төшереп, бергәләп җырлар башкарылды. Сыйныфыбызның хөрмәтле акъәбиләренең күңел җылысы, күз нуры белән башкарылган кул эшләреннән төзелгән “Алтын куллы әбием” дип исемләнгән күргәзмә аеруча да игътибарга лаек булды. Җылы оекбаштан алып, күпертеп эшләнгән, чигүле чәчәк бәйләмнәре бәйрәм түрен аеруча да ямь өстәде. Оныклар тарафыннан тапшырылган матур тәбрикләү сүзләре күңелләрне йомшартты, йөрәккә май булып ятты хөрмәтлеләребезнең. Һәр агач та җимеше белән матур һәм затлы бит. Алдан әзерләп куелган мәрхәмәтлелек агачының кәүсәсен кадерле кунакларыбызның йөрәкләреннән тамган изге теләкләре язылган көзге яфраклар белән бизәлде.
Бер күрешү - үзе бер гомер, дип әйтергә яратабыз. Сыйныфыбызны туплап, оныклары янәшәсендә Дәү әниләрен күрә алу - безнең өчен дә бик кадерле һәм матур мизгел булды. Алга таба да, исәнлектә, сау-сәламәт булып бәйрәм түрендә күрешергә язсын, дип, кадерле кунакларыбызны изге теләктә озаттык.


Зилә Ильязова,
Балтач урта мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев