Хезмәт

Без тарихлы халык

Куныр урта мәктәбе базасында «Авыл тарихы» музее ачылуга да инде дистәдән артык ел үткән. Аның белем һәм тәрбия өлкәсендәге рухи кыйммәте исә бәяләп бетергесез. Музей эшчәнлегендә ирешелгән уңышларда бихисап.

Урта мәктәп директоры Вагыйз Галиев инициативасы белән 2000нче елда оеша башлаган күләмле эш 2002нче елның 2нче апреленнән 385нче номерлы боерык нигезендә «Авыл тарихы» музее итеп кабул ителгән. Музей директоры Тәбрис Газыймҗанов әйтүенчә, бүгенге көндә төп фондта - 421 данә, ә ярдәмче фондта 17 данә экспонат бар икән. Авыл борынгы чорда, хезмәт кораллары, акчалар, якташлар Бөек Ватан сугышында, мәктәп тарихы, колхозлар төзелү, авыл өе, милли киемнәр кебек бүлекләрдән торучы музей бхблы бүлмәгә урнашкан. Ләкин булган материалларны бирегә генә урнаштырып бетерү мөмкин түгел. Шунлыктан кайбер мәгълүматларны мәктәп коридорларына стенд формасында урнаштырабыз, ди Тәбрис Габделхакович. Чыннан да музейның базасы бик бай . Ә бу исә эзләнү-тикшеренүләрнең ачык мисалы дигән сүз. Биредә укучыларның укытучыларның, ярдәм итәргә үзләре теләк белдергән авылдашларның зур хезмәте чагыла. Югыйсә, бүгенге көндә әзер музейларда мөмкинлекләре булып та «бармакка-бармак» сукмаганнар шактый.
«Якты юл» булып яшәп ятучы Шода һәм Куныр авыллары элек икесе ике колхоз була. Әлеге фактларны дәлилләүче документларны эзләү өчен тарихчылар Киров шәһәренең милли архивына, Татарстан Республикасының Үзәк архивына мөрәҗәгать итә. Музейда 1855нче елда Батырша восстаниесендә катнашкан «куныр»лы Исмәгыйль Әпкин турында материаллар да бар. Мәгълүматларны фәннәр докторы, галим Фәйзелхак Ислаев туплый. Укытучыларның белемен күтәрү институтында эшләүче Ф.Ислаев музейга укучылар белән очрашуга да кайткан. Галимнең элеккеге колхоз рәисе Хәмит Гәрәевның әтисе Гәрәй абыйның сугышчан юлы турындагы язмасы исә «Эхо веков» битләрендә дөнья күргән. Безнекеләр белән элемтәне өзми ул, мөмкинлек чыкканда музейда кунак булып, киңәш-тәкъдимнәре белән ярдәм итә икән.
Музей директоры Тәбрис Газыймҗановтан ирешелгән уңышлар, тәрбия һәм белем өлкәсендә тарих йортының әһәмияте, йогынтысы турында кызыксынам.
- Уңышларыбыз, шөкер, бихисап. ТР Мәгариф, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, мәктәптән тыш эшләр үзәге, шулай ук район мәгариф бүлеге тарафыннан алынган мактау таныклыкларыбыз бар. Эшләгән эшебез, тырышпыгыбызның нәтиҗәсен күреп күңел сөенә. Бу бит зур уңышларга ирешүдән бигрәк укучыларның күпме тарихи мәгълүмат белүе, әби-бабаларыбыз яшәгән чор турында хәбәрдар булуы дигән сүз.
Матур нәтиҗәләрнең тагын бер сәбәбе, мөгаен, җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән музей директоры Тәбрис Газыймҗановның (рәсемдә) тынгысыз хезмәтедер. Үзен мактаганны яратмаса да, олы хезмәтен бәяләп үтмәсәк язмабыз тулы булмас иде. Балаларны үз итмәгән кеше укытучы була алмый дияргә яратабыз. Ә Тәбрис абый ул һәркемгә карата кешелекле, үтә мәрхәмәтле. Укытучы-тарихчының ярдәмен тоймаган бер генә авылдашы да юктыр. «Тарих» казанында кайнап, балаларның киләчәге турында кайгыртучы мөгаллим тарихлы, бай халык булуыбызны кечкенәдән укучылар күңеленә төшендерә килә. Яңа уңышлар юлдаш булсын аңа.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: