Хезмәт

«Безнең иң зур ялгышыбыз - балаларны куркыту», - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева

Мәгариф системасы гомер буе проблемаларның күплеге, төрлелеге белән аерылып торды. Әмма аның соңгы еллардагы кебек «кайнаганы», бер ярдан икенчесенә ташланганы булмады кебек.

Бер «дулкын» тынычланырга өлгерми, тагын да көчлерәк «дулкын» уяна. Яңача укыту методикалары, тәҗрибә экспериментлар, яңи стандартлар, кыскарту, оптимальпәштерү, яңача БДИлар... Быелгы уку елы Рәсәй мәгариф тарихына менә шундый күпсанлы үзгәреш-яңальиклары белән кереп калыр, ахыры. Шушы чорда, курыкмыйча, район мәгариф идарәсен җитәкләргә алынган Алия Юныс кызы Зәкиева белән әңгәмәбез дә нәкъ шул юнәлештә барды.
- Сүзебезне укынучыларны, тәрбиячеләрне борчуга салган штат кыскартулардан башлыйк әле.
- Иң элек шуны әйтәсем килә: бу - безнең башлангыч түгел. Әмма мондый проблема бар. Бездә 80нән артык кеше кыскартуга эләгер дип көтелә. Арчада исә бу сан 100дән артык. Бу балалар саны кимү, оптимальләштерү белән бәйле әйбер. Без мәгариф учреждениеләренә конкрет бу кешене кыскартыгыз дип әйтмибез, алар үзләре хәл итә. Сүзнең кеше язмышы белән бәйле икәнен барыбыз да аңлый, шуңа күрә бу проблеманы кешеләргә мөмкин кадәр авырлык китермичә үткәрергә тырышачакбыз.
- Балаларны ясле-бакчаларга урнаштыруда чишеп булмаслык бер проблемага әйләнде.
- Бу проблема районның барлык авылларына да кагыла димәс идем. Үзәктән читтәге, кечерәк авылларда, киресенчә, әле дә нормативларга караганда азрак бала йөри Бистәдә, аңа якын авылларда мондый проблема килеп чыгуның бер сәбәбе - үзәкләшү, ягъни яшьләрнең үзәккә төпләнергә омтылуы. Икенчесе - түләүдәге үзгәрешләр. Элек баланың бакчага йөргән кнннәре өчен генә түләнсә, хәзер, аңа карамастан, ашаудан тыш, барлык көннәр өчен дә түләтелә. Нәтиҗәдә бакчаларга йөрүче балалар бермә-бер артты. Бу бик уңай үзгәреш, тик урын белән тәэмин итүдә генә кыенлыклар китереп чыгарды.
Бакчага баручылар электрон исемлек буенча чиратка куелды. Алар яшь буенча бүленгән. Һәм бездә кайсы бакчага ничә яшьлек балалар кирәклеге аерым исәптә тора. Һәр гариза буенча аерым карыйбыз. Вариантлар буларак, авыллардагы бакчаларны тәкъдим итәбез. Күптән түгел Таузарда бакча ачылды, көзгә Балтачта 120 урынлы яңа балалар бакчасы тезелеп бетәчәк. Болар азмы-күпме бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүгенгә бездә 345 балага бакчага юллама бирелгән, 440 бала әле чиратта тора.
- Быел БДИлар да яңача узды. Балаларыбызны металлэзләгечләр аркылы үткәрделәр, видеокамералар эшләп торды, җәмәгать күзәтүчеләре, гомер булмаганча, бик принципиаль тикшерде... Бикүпләрне төн йокысыз калдырган бу чор, ниһаять, арта калды. Нәтиҗәләр нинди?
- Быелгы БДИлар реаль картинаны күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Безнең барыбызның да зур ялгышы - балаларны БДИ белән куркыту. Аларны куркытмаска, киресенчә, стресс кичермәслек итеп әзерләргә кирәк. Үз өстендә эшләгән, укыган, тырышкан бала өчен имтиханнар куркыныч түгел. Быелгы чыгарылыш укучыларыннан да аерым фәннәрдән 90-92-98 баллар жыючылар булды.
Укытучыларга балаларны БДИга хәзерләгән чорда үз фәннәрен яхшы белү генә җитми, алар оста психолог та, социаль-педагог та, юридик яктан белемле дә булырга тиеш. Кыскасы, балаларга тормыш дәресләре бирергә тиеш.
Тагын шуны әйтәсе килә: быел да кайбер укучылар aзакка кадәр күчерәбез дигән уй белән алданды. Менә андыйларга стресс зур булгандыр. Имтиханнар булган Балтач мәктәбендә видеокамералар бит шактый алдан куелды. Без балалар ияләшә торсын дип, авыррак үзләштерүче балаларга берничә тапкыр биреп карау имтиханнарын шунда үткәрдек. Видеокамера бик сирәкләр өчен генә яңалык булды димәкче булам. Бу бер елга гына кертелгән яңалык түгел, шуңа күрә укучылар да, укытучылар, әти-әаиләр дә быелгы имтиханнардан тиешле нәтиҗә ясаганнардыр дип уйлыйм.
- Балаларның җәйге ялын оештыру турында да берничә сүз әйтсәгез иде. Балтач балалары күбрәк кайда ял итә: чит илдәме, әллә үзебездәме?
- Күпчелек үзебездә, Балтачта, билгеле. Үзебез дә аларга ял итәргә мөмкинлекләр тудырдык дип саныйм.
Мәктәп яны лагерьлары инде 26 майдан эшләде. Аларда - 1020, хезмәт һәм ял лагерында 330 бала ял итте. Тагын 80 бала августта көндезге лагерьларда ял итә ала. Ә райондагы «Романтик» лагеренда 16 июньнән - 22 июньгә кадәр 90 бала ял итте. Тагын ике сменага 246 бала килер дип көтелә.
Казаннан килгән комиссия «Романтик»ның әзерлеген «бик югары дәрәҗәдә» дип бәяләде. Моның өчен район җитәкчеләренә, хезмәте, ярдәме тигән Һәркемгә без бик рәхмәтле. Рәшит Ильясов җитәкләгән коллективка искитмәле ремонт өчен, барлык мәктәпләргә актив эшчәнлекләре өчен дә рәхмәт әйтәсем килә.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә! Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: