Бүген беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырдылар
520
0
0

Бүген Татарстанда беренче сыйныфта укучы барлык балаларга да "мәдәни көндәлек" тапшырылды. Шул исәптән безнең Балтач районында да 359, ә бистәнең үзендә 109 бала "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"нә ия булды.
Димәк, хәзер укучылар ике көндәлеге бар. Берсе аның уку предметлары буенча төп көндәлек булса, икенчесе исә бүген генә укучыларга тантаналы төстә тапшырылган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге". Алар уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Казанга тантаналы чарага чакырылачак.
"Бу проект, әлбәттә, зур кызыксыну уята. Беренче сыйныф укучылары арасында инде порталга кереп теркәлгәннәре дә шактый. Бу проект укучыларның да, аларның ата-аналарының күңеленә дә хуш килгән дигән сүз. Мәдәният елында бу нәтиҗәле, файдалы акция булыр дип уйлыйбыз", диделәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре.
Ә балалар өчен бүгенге көн мәдәни көндәлеккә ия булу белән бергә китапханә тормышы, китаплар белән танышу, китапханәче апаларның кызыклы мәгълүматлар, видеофильмнар күрсәтүләре белән дә күңелләренә кереп калачак.
Без исә Балтач балалар китапханәсендә үткән чарада катнашып, укучыларның мәдәни көндәлекне кабул итеп алган мизгелләрен күзәттек.
Сезнең игътибарга шул кичәдән фотосурәтләр тәкъдим итәбез.








Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
27 февраль 2021 - 09:41Редакциын куноын Кемалась ӧвӧл «Хезмэт» газетлэн редакциез «Татмедиа» акционер огазеяськонэн ӵош 2021 арлэн нырысетӥ палараз асьсэ газетъёссылы гожтӥськисьёс пӧлын конкурс ортчытӥз.4201
-
27 февраль 2021 - 08:11Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... «Сосна» хуҗалыгындагы чираттагы тукталышыбыз амбар хуҗалыгы булды. Кыш көне амбарда эш юк дип уйларга күнеккән без.7301
-
26 февраль 2021 - 22:11Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре) Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсам… Гүзәл затларга — әнә шул җөмләне дәвам итәргә куштык. Иң беренче итеп ниләр эшләр иде икән алар?13701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10800
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.11700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!145801
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.65501
-
25 февраль 2021 - 09:21Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Операция дә уңышлы үткән булган бит...56500
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+