Хезмәт

Бүген бит каникуллар башланган көн!

Иртә белән эшкә барганда һәм эштән катйканда урамда берәр нәрсәгә игътибар иттегезме соң ?

Игътибар итмәгән булсагыз, әйтәм... Бүген бит каникуллар башланган көн! Урамнар буш, балалар юк. Иң озын чирекне тәмамлап, уку елы ахырындагы финишка һәлиткеч ыргылыш ясап, баш килер өчен, бирелгән кыска вакытка йөгәннең бушатылуы дип кабул ителә торган чор! Бистә һәм авыл урамнарында нигәдер кич белән дә җанлану сизелмәде, барысы да ЕГЭ, ГИА, тестирование дигән сынауларга әзерләнәдер инде. Компьютер һәм ноутбук, нетбук һәм кесә телефоннарыннан аерып, балаларыбызны беразга булса да саф һавага чыгарырга иде бит, югыйсә урамда яз килгәнен дә тоймаска мөмкиннәр.
Фото: http://nauroki.ru/ura-kanikuly.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: