Хезмәт

Бүген математикадан БДИ

Быел районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 328 бала бүген математикадан имтихан тапшыра.

Имтихан, гадәттәгечә, Балтач урта мәктәбендә видеокүзәтү урнаштырылган, онлайн режимда күзәтү бара торган, район һәм Казаннан килгән җәмәгать күзәтүчеләренең ныклы контроле астында узачак.
Инде үзләрен тоташ күзәтү - контрольләүгә беркадәр ияләнгән, металл эзләгечләр аркылы үтүне гадәти бер хәл дип кабул итәргә күнеккән балалар математик гамәлләр, формулалар, теоремалардан торган бу «сират күпере»н дә уңышлы үтәрләр, сынатмаслар дип ышанабыз!
Унберенчеләр! Бирешмәгез!!!
Фото: https://edu.tatar.ru/drozhanoye/s-ishli/sch/page1623673.htm

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: