Бистәбезнен 1 нче номерлы балалар бакчасында мавыктыргыч һәм күңелле инглиз теле атналыгы узган!
Күңелле уеннар һәм биремнәр балаларга чит телне куллануда үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә булышты
Һәр балалар бакчаларында да төрле зур чаралар, атналыклар, спорт күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр еш уздырылып тора.
Бистәнең 1 нче номерлы балалар бакчасында да мавыктыргыч һәм күңелле инглиз теле атналыгы узган!
Атна дәвамында балалар яңа сүзләр һәм фразалар белән танышты. Алар төрле уеннар уйнадылар, инглиз телендә җырлар җырладылар һәм биеделәр, «I like English» дип исемләнгән викторинада катнаштылар.
Һәр көн кызыклы һәм төрле чаралар белән тулы иде, алар балаларга сүзлек запасын киңәйтергә һәм аралашу күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итте.
Тыңлауга һәм сөйләшү күнекмәләрен үстерүгә аерым игътибар бирелде. Күңелле уеннар һәм биремнәр балаларга чит телне куллануда үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә булышты.
«Бу атналык балаларга инглиз телен өйрәнүне дәвам итәргә һәм төрле халыклар мәдәнияте белән кызыксынырга этәргеч булыр дип өметләнәбез», – дип хәбәр итә инглиз теле тәрбиячесе Ләйлә Данилевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев