Хезмәт

Бөтенроссия танып-белү викторинасында катнашып, Лия Сибгатуллина беренче урынга лаек булды

Эзләнүчән инде безнең тәрбиячеләребез , могаллимнәребез.

Интернет челтәре аша укыту-методика проектлары кысаларында баручы "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән Бөтенроссия танып-белү викторинасында катнашып, Балтачның 1-нче номерлы ясле-бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Лия Сибгатуллина (урыс теле укытучысы Лилия Муллагалиева) 80 балл җыеп беренче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Сайтыбызны даими карап баручыларыбызга тагын шунысын җиткерәсебез килә, атна башында сайтыбызга куелган көн фотосүрәтендәге кызыбыз да шушы Лия булып чыкты. Менә бит, ничек була ул!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: