Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенендә 2 укытучыбыз лауреат
491
0
0
«2014-2020 нче елларга Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру максатыннан март аенда Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы...
Бәйгедә Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы I урын, Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы II урын, Чепья урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Илдария Габдулла кызы III урын яулады.
Казан шәһәрендә төбәкара бәйгенең 1 нче турында Рәсәй төбәкләреннән 70 туган (рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) тел укытучысының материаллары бәяләнде. Шулардан 52 укытучы бәйгенең 2 нче этабына чакырылды. Катнашучылар "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" дигән темага презентация һәм милли костюм тәкъдим иттеләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Укытучыларның хезмәтләре Казан федераль университеты, Фәннәр Академиясе галимнәреннән, күренекле фән, мәдәният эшлеклеләреннән торган абруйлы жюри тарафыннан бәяләнде. Бәйгене тантаналы төстә ачу һәм ябу чараларында Президент Аппараты,Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Халыклары Ассамблеясы вәкилләре катнашты. Бәйге кысаларында милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, фән һәм сәнгать әһелләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар үткәрелде.
Балтач районыннан Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы һәм Кече Лызи урта гомуми белем мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Антонова Наталья Львовна Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.
.jpg)
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 гыйнвар 2021 - 22:11Табанга йод сеткасы ясагыз Йод белән ясалган челтәр-сетка аяк табанында кан әйләнешен яхшырта, ә бу аякларның шешенүен бетерергә мөмкинлек бирә.12702
-
20 гыйнвар 2021 - 21:21Коронавируска каршы вакцина турында нәрсәләрне белеп торырга? 18 нче гыйнвардан Татарстанда коронавирустан күпләп вакциналау башланды.8802
-
20 гыйнвар 2021 - 18:46«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.8202
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31900
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар113900
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.55302
-
19 гыйнвар 2021 - 10:46Яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган 17 нче гыйвар көнне республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.47801
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.47201
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+