Хезмәт

Чаллыдан җиңү белән (+фото)

Чаллы шәһәрендә «Ел укытучысы-2019» конкурсы кысаларында үткәрелгән тәрбия эшләрен оештыручыларның, ягъни сыйныф җитәкчеләре, психологлар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагогларының республика конкурсының финал ярышлары булып үтте.

Зона ярышында район данын уңышлы яклап, финал этабында катнашу дәрәҗәсенә ирешкән Балтач гимназиясе психологы Җәләлова Әнисә Рәсимовна, Балтач гимназиясе педагог-оештыручысы Шәрипова Равилә Равилевна, Балтач урта мәктәбе педагог-оештыручысы Ибраһимова Алия Разитовна 2 көн дәвамында катлаулы биремнәр үтәп, матур эш тәҗрибәсе күрсәттеләр һәм финалист дипломы белән бүләкләнделәр. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.

Реклама

Резеда Гаязова

мәгариф идарәсе методисты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: