Хезмәт

Чыгарылышлар балалар бакчасында да бар

Урта һәм төп белем бирү мәктәпләрендә генә түгел, балалар бакчаларында да чыгарылышларны хәзер зур итеп үткәрәләр.

Үткәрмичә ни, шушы бакчада берг­ә-бергә 4-5 ел бергә тәрбия алганнар бит алар. Әле бер мәктәптә, бер класста укымау «куркынычы» да бар, әти-әни уку йортыныӊ кайсысын сайлый, шуӊа риза буласыӊ. Сезгә Балтач бистәсе №2 балалар бакчасында узган бәйрәмнән берничә фото тәкъдим итәбез. Балалар әти-әниләре каршында үзләренеӊ хөнәрләрен күрсәттеләр, тәрбияче апаларына рәхмәтләрен әйттеләр. Ата-аналар да балалар бакчасыныӊ хәрбер хезмәткәрләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Олыларныӊ күзләре моӊсуланган, тәрбиячеләрнеӊ дә күбесенеӊ күзләрендә яшь бөртекләре җемелди иде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: