Хезмәт

Чын ирләр премиясе

Карадуган авылындагы Муса Җәлил музее ел саен февральдә шагыйрьнең туган көне уңаеннан, аны искә алу чарасы уздыра.

Анда Казаннан дәрәҗәле кунаклар да чакырыла. Быел исә бу мәртәбәле бәйрәмгә, Г.Камал артисты Фәнис Җиһанша, 2013нче елда Муса Җәлил премиясенә ия булган яшь шагыйрь Рузәл Мөхәммәтшин һәм Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов килгән иде. Музей һәм мәктәп коллективлары укучылар өчен иҗат әһелләре белән онытылмаслык очрашу оештырдылар. Укучылар да үз чиратында кунакларыбызга бүләксез калмады. Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җырлар башкарды. Музейдагы тамашаның азагында «Кызыл ромашка» штабына мәктәпнең иң лаеклы укучыларыннан яңа әгъзалар кабул итүнең тантаналы мизгелләре булды. Быел да аңа дүрт кеше өстәлде. Район мәктәпләреннән килгән балаларның күренекле Казан кунаклары белән очрашуы Карадуган мәдәният йортында дәвам итте. «Күлмәк» шигырен яттан сөйләп, үзенең хис-кичерешләрен тирә-юньдәгеләргә дә бирә алган 7 нче сыйныф укучысы Камилә Закированың актерлык сәләтен Рүзәл Мөхәммәтшин югары бәяләп, китапларын бүләк итте. Яшь шагыйребез тамашачы хозурына да иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, кайнар алкышларга күмелде. Эмиль Талипов белән Фәнис Җиһанша да бүләксез килмәгән иде. Үз эшләренең чын остазлары булуларын алар сәхнәдә дәлилләп күрсәтте. Фәнис шул ук вакытта «Кызыл ромашка» штабындагы 20 балны «Кечтүкле уен» спектакленә чакырды. Эмиль Талиповны без сәхнәдән генә түгел, экраннардан да күреп беләбез. Аның һәрбер образы тамашачы күңелендә аерым эз калдырырга сәләтле. Мөмкинлектән файдаланып Эмиль белән кайбер сорауларга җавап эзләдем. Тыштан гына түгел, күңеле белән дә кешеләргә аерым бер төрле рәхәтлек өләшүче әлеге шәхеснең тормышта бөтенләй башка кеше булуын аңладым.
- Эмиль, күп кенә яшьләребез образларыгыз аша сезне яратып өлгерде. Үзләре дә иҗатка кереп китәргә теләгән балаларга нинди киңәшләр бирә аласыз?
- Әгәр синдә Ходай биргән талант бар икән, ул әле уңышның 10 процентын гына тәшкил итә, ә калган 90 проценты хезмәт булырга тиеш. Газизеңдәге талантны кечкенәдән күрә белергә кирәк, әмма бервакытта да аны ул теләмәгән юнәлешкә мәҗбүри кертергә ярамый. Мәктәпләрдә махсус түгәрәкләр эшли, баланың сәләтен тагын да ачу өчен шуларга мөрәҗәгать итәргә, китаплар укырга кирәк. Мин үземне белә башлаганчы ук күршеләремне кабатларга ярата торган булганмын, ә әзрәк үсә төшкәч иң яраткан шөгылем - ул хоккей. Хоккейчы булу хыялы мәктәпне бетергәнче миндә өстенлек итте. Мәктәптә түгәрәкләргә йөреп, аннары театраль училищега укырга кереп мин кечкенәдән иҗатка булган сәләтемне үстерә алдым. Аннары инде институтта белем алдым. Тик теләк булу гына да җитми әле, кайбер вакытта теләк белән язмыш аерым юлдан атлый.
- Муса Җәлил иҗаты сезнең тормышыгызда нинди урын алып тора?
- Муса Җәлил иҗаты белән мин кечкенәдән таныш. Аның батырлыгы таң калдырырлык. Үләсеңне белә торып күпмеләр төрмәдә утыру күз алдына китерә алмаслык хәлләр бит. Муса Җәлил исемендәге премия - ул чын ирләр премиясе. Аңа лаек булуым белән мин бик горурланам. Ул тантаналы көн җиткәнче архивларда утырып бөек шагыйребез турында төрле мәгълүматлар укыдым, моңарчы белмәгән күп кенә әйберләргә тап булдым.
- Эмиль, күңелеңә мәңге язылган рольләрең кайсылары?
- Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектакленнән Корбанов, Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакленнән Әсфәндияр образлары өчен мин Муса Җәлил премиясен алдым. Шуңа да әлеге рольләрем мәңгегә иң кадерле булып калачак. Студент чактагы иң беренче образым Т. Миңнуллинның «Галиябану сылуым иркәм» дә булды, анда бөек актерларыбыз белән бер сәхнәдә Исмәгыйль ролен башкардым. Алар белән бергә уйнау куңелдә аңлатып бетерә алмаслык горурлык хисләре уята. Остазларыбыз сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне өйрәтә, бәяләп бетергесез киңәшләр бирә иде.
Киләчәктә Илгиз Зәйниев белән тормышка ашырасы зур максатыбыз - ул Һади Такташ шигырьләренә нигезләнгән спектакль ясау.
Эмиль Талипов белән үткәргән әлеге кечкенә әңгәмәдән соң күңелне рәхәтлек хисләре биләп алды. Сәхнәдә үз урынын табып, исемен таныта алган шәхес булса да, сөйләшкәндә ул бик гади, гүя гомер буе аралашкан кеше шикелле.
Фәнис Җиһанша районыбызга булган хисләрен яшерә алмады: «Балтачка өченче мәртәбә килүем һәм алар һәркайсы күңелдә үз урынын алып, хәтерне яңартып тора». Камал артистының күпчелек фикерләре уйланырга мәҗбүр итә торган, мәсәлән, ул бездәге гөрләп торган мәктәпләрне, якты урамлы авылларны күреп татар авылларының шушындый шартларда гына саклана алуын искәртте.
Рүзәл Мөхәммәтшин: - «Мин Кукмараныкы. Беренче тапкыр ут күршебезгә 2008 нче елда килгән идем, шул вакытта ук районыгызга һәм Балтачның үзенә, Сосна Пүчинкәсенә гашыйк булып киттем. Аннары ике тапкыр Арборда булдым, алар яратып уздыра торган искитмәле тау бәйрәмендә катнаштым, нәтиҗәдә, Арборга да гашыйк булырга туры килде. Инде Карадуган да үзенә гашыйк итте. Дөресен әйтәм, бу авыл турында да, аның Себер тракты һәм Муса Җәлил музее турында да бик күп ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә, чакыру килеп ирешкәч, берсүзсез ризалаштым. Халкыгыз бик матур, күңелле сезнең. Тыйнаклыгы да, олпатлыгы да, булдыклылыгы да бар. Мин Балтачка һәр юлы яратып кайтам. Милләтебезнең асыл улы Бакый ага Зыятдиновның гына бакыйлыкка күчүе турында ишетмәгән идем. Анысы минем өчен авыр яңалык булды, дип хис кичерешләре белән бүлеште».
Чит авыллардан килүче балалар һәм аларның укытучылары музейлы Карадуган укучыларына беркадәр кызыгып та караганнардыр, чөнки биредәгеләрнең мондый истәлекле очрашуларга мөмкинлекләре зуррак.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: