Гаилә бәйрәме
Укыту-тәрбия эшен камилләштерүдә халык педагогикасының әһәмияте зур булуын аңлап, без - укытучылар халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына еш мөрәҗәгать итәбез. Халык традицияләренә багышланган бәйрәм-кичәләрне еш үткәрәбез. Шуларның берсе гыйнвар аенда Бөрбаш урта мәктәбендә үткән «Гаилә бәйрәме».
Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бәйрәм кичәсенә учак җылысы бөркелеп торучы гаиләләр килгән иде. Бәйрәмдә барлык башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. Алар үз көчләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар, актив катнаштылар. Ул көнне әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр дөнья мәшәкатьләрен беразга онытып, күңел ачтылар. Укытучылар оештырган әлеге бәйрәмдә берәү дә шөгыльсез калмады.
Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар әти-әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Гаилә әгъзалары арасыннан иң җитезләре уеннар аша билгеләнде. Алар арасында гармунчылар да, җырчылар да, биючеләр дә бар иде. Гаилә кешеләренең йорт эшләренә булган сәләтләре ачыкланды. Бәйрәм балаларның җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән үрелеп барды. Укучыларның сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтүе дә бәйрәмне җанландырып җибәрде.
Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Һәр гаилә үз күчтәнәчләреннән авыз итте.
Бәйрәмнән барлык катнашучылар да канәгать калды. Ә без үз чиратыбызда алдагы «Гаилә бәйрәме»н табигать кочагында үткәрүебезне вәгъдә итеп таралыштык. Ә 22нче февраль көнне әти-әниләр белән бергә чана шуарга тауга чыктык. Әтиләр аш пешерде, әниләр самавыр кайнатты. Тәмле ризыклардан авыз иткәч, дәррәү чана шудык. Үзебезгә дә кызык булып китте, хәер, һәммәбез дә «бала» икәнбез, аз гына олыгаеп кына киткәнбез. Әнә шулай нәниләр белән «дәү балалар», куана-куана чана шудык. Көн дә шәп иде, кояш көлә, рәхәт, күңелле.
Рәсемдә: бәйрәмнән күренеш.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 16:11Гаилә - тормыш нигезе Куныр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Гаилә - тормыш нигезе" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәргән.5301
-
3 март 2021 - 14:46Узган тәүлектә республикада 49 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән 49 авыручының 22се хастаханәләргә урнаштырылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.9301
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.19201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар37300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.30500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.175101
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.46600
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.46300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика