Гел өйрәнүдә
Яңа дәүләт мәгариф стандарты программасын тирәнрәк үзләштерүне нигез итеп алып, район мәктәпләренең география укытучылары катнашында Балтач урта мәктәбендә семинар үткәрелде.
Укытучылар иң элек Рәмзия Зарипова һәм Гүзәл Шиһапованың 1 һәм 2 «б» сыйныфларында икенче буын стандартларына нигезләнеп үткәргән дәресләрен күзәтте. Укытучылар укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләделәр, белемнәрне тормышта куллану юлларын да үзләреннән таптырдылар.
Хәзер башлангыч сыйныфларда укытучылар укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калмый, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да өйрәтә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә дә әһәмият бирелде. Үткәрелгән дәрестә без моны ачык күрдек.
Озак еллар район география укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып торган тирән белемле Рәмзия Зарипова, үз фәненә бирелгән Гүзәл
Шиһапова чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Аларның һәрберсенең үз юлы, үз эзе бар. Өйрәнерлек уңай тәҗрибәсе дә, күркәм нәтиҗәләре дә бихисап. Семинарның икенче өлеше «түгәрәк өстәл» артында үтте. Яңа стандартларның төп максаты - шәхес тәрбияләү, аның сәләтен күрә белү, фикерләү сәләтен үстерү. Табигать белеме фәннәрен проблемалы рәвештә укыту, проблеманы танып белү мәсьәләләре һәм тикшеренү аша гына моңа ирешергә мөмкин. Шуны күздә тотып, укытучылар ике төркемгә бүленеп, «Елгалар» дигән теманы яңа стандартларга нигезләнеп дәрес үткәрү планын төзеделәр. Һәр ике төркем дә үзенең вариантын тәкъдим итте, аны яклады. Беркем дә читтә калмады, тәҗрибәле укытучылар яңа ысуллар, алымнар белән уртаклаштылар. Хәтта кайбер урыннарда фикер каршылыклары чыгып, бәхәсләр дә купты.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.2100
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.7300
-
23 май 2022 - 17:21"Җан авазын ишегез", ди авыл халкы (+фото) Май ае - эш вакыты, күпме чүп җыелды. Һәм шушы чүпләр барысы да урамда өелеп яталар, чөнки мусоровоз бу урамга инде 1 ай чыга алмый!8601
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31300
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.68601
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.47501
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.39401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика