Хезмәт

Әхлаклылык — заман таләбе

15нче ноябрь көнне Алан төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Заманча белем һәм тәрбия бирүдә әхлак укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән темага семинар булып узды. Семинар эшендә КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, район мәгариф идарәсеннән вәкилләр, районның әхлак укытучылары һәм әти-әниләр катнашты.

Алан мәктәбендә үткәрелгән чараларда еш катнашырга туры килә. Һәм аларның мөхтәрәм кунаклар катнашында үтүе аеруча зур әһәмияткә ия.
Семинарда әхлаклы шәхесне ничек тәрбияләргә дигән сорауга җавап эзләнде. Кунаклар иң элек әхлак укытучысы А. Гыйбадуллинның «Гамәл һәм гыйбадәт» темасына үткән дәресендә катнашты. Соңрак мәктәп директоры, шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәҗәп Бәдретдинов 9нчы сыйныф укучылары белән бергә Кол Галинең «Кыссаи Йосыф» әсәрендә әхлакый мотивларны эзләделәр. Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика дәресе (укытучысы Т. Хәбибуллина) исә «Мөселманнар тормышының биш кагыйдә-се»н бәян итте. Чараның кульминацион ноктасы «Әхлаклы булу заман таләбеме?» темасына әңгәмә рәвешендә үткәрелгән кара-каршы сөйләшү булды.
- Нәкъ шушы теманы сайлавыбыз очраклы түгел. Бу заман таләбе, - диде Рәҗәп Бәдретдинов (рәсемдә) күтәрелгән сорауга үзе үк җавап биреп.
Тормыш бара, тормыш авыр. Адәм баласы туа, үсә, үлә. Тормыш бик таләпчән. Яшәр өчен көрәшергә кирәк. Ә бер көнне кинәт кенә туктап, уйга батасың. Тормышың, кылган гамәлләрең нәтиҗәлеме? Син әхлаклымы?
- Элек цензура дигән әйбер бар иде. Үзгәртеп кору заманында, пәрдә ачылу белән, бөтен пычрак эчкә үтеп керде. Әхлак юкка чыкты, - дип иң элек Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләшүгә кушылды. Сөйләшү кызганнан - кызды. Һәр кеше үз фикерен әйтеп калырга ашыкты. Берәүләр, заман бүген син әхлаклымы, дип сорамый, ә укытучыдан, укучыдан Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА), БДИ таләп итә, дип белдерсә, икенчеләр алтын урталыкны табу кирәк дигән фикердә. КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов исә «Бүген бездән көндәшлеккә сәләтле укучылар, студентлар тәрбияләү таләп ителә икән, балаларны үтә дә әхлаклы итеп тәрбияләү мөмкин эшме?», дип сорауны кабыргасы белән куйды.
Заман алга бара. Ул бездән күпне таләп итә. Шуңа да әхлак төшенчәсе турында сүз барганда алтын урталыкны табу бик кыен. Кара-каршы сөйләшү вакытында әхлаклы шәхес тәрбияләү дин аша җайлырак тормышка аша дип белдерделәр. Әмма моны дин белән генә бәйләп карау дөрес булмас иде. Чөнки әхлак төшенчәсе яшәешебезнең үзе белән бергә формалаша. Әңгәмә вакытында әйтелгән фикерләр белән ризалашучылар да, каршы чыгучылар да булды. Шулчак Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев «Сорауга җавап һәрвакыт сорауның үзендә була» дигән матур фикер җиткерде. Чыннан да, нинди генә заманда яшәсәң дә, әхлаклы булу үз кыйммәтен югалтмый. Адәм баласы һәрвакыт әхлаклы, сабыр, кыю йөрәкле булырга тиеш. Әмма аның чиктән артмавы гына шарт.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: