Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң тәмле төркем маҗаралары

Балалар бакчасындагы иң тәмле төркем – ул ясле төркеме. Биредә әле сабыйлыклары чыкмаган, һәрчак ботка исе килеп торган, самими бәбәйләр йөри.

Белмим нигәдер, әмма нәкъ менә шушында йөрүче балаларны кочаклап аласы, башларыннан иркәләп яратасы килә. Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасы безнең өчен күптән икенче йортка әверелде инде. Биредәге тәрбиячеләр, аларның эш алымнарын да хөрмәт итәбез, балаларга карата булган яратуларын күреп тә сөенәбез.
Ясле төркеме дигәч никтер елап утыручы, берни дә эшли белмәүче балалар килә күзалдына. Ләкин алай түгел шул, ике яше тулмаган сабыйлар өчен өч яшьләр тирәсендәгеләре кайгыртучан абый-апага әйләнә биредә. Алар бергә-бергә тәрбияче апалары Ләйсән Тәлгатовна һәм Ильмира Ирековна өйрәткән һәрбер эшне өйрәнеп, көн дә бер кызыклы шөгыль белән мавыгып кайталар. Төркем эчендә генә түгел, урамда да кызык таба алар. Кошларны да тыңлыйлар, чирәм арасындагы бөҗәкләрне дә күзәтәләр, көннәрен кызыклы һәм мавыклы итеп үткәреп, әле ачылып кына килүче телләре белән, безне, әти-әниләрне дә үзләренә гаҗәеп тоелган хәлләр белән таныштыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев