Иминлек тәгәрмәче тәгәри...
Ул көнне «Хыял» яшьләр үзәге балаларның шат авазыннан көне буе гөр килеп торды.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган быелгы «Иминлек тәгәрмәче» район конкурсына 21 мәктәптән 84 яшь инспектор килгән иде. Көне буена сузылган ярышларда яшь инспекторлар велосипедта фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәтсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча имтихан тоттылар. Шунысы үзенчәлекле, бу конкурста җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Чөнки, мин белгәннән бирле, бу конкурстан берәүнең дә бүләксез кайтып киткәне булмады. Быелгы конкурста районның баш инспекторы Фәргать абыйлары Шәфигуллин дәртле бию көенә биеп җибәреп, бар баланы шаккатырды, алар күңелендә ел буена җитәрлек матур хатирәләр калдырды. Гадәттәгечә, конкурста ел саен призлы урыннарга Сосна, Кече Лызи, Балтач мәктәбе һәм гимназия командалары дәгъва кыла торган иде. Ә быелгы конкурста аларга янә бер көндәш өстәлде - ул Салавыч мәктәбе командасы. Укытучылары Р. Гыйләҗев әзерләгән команда үзенең нык хәзерле булуын күрсәтте. Өченче призлы урынны яулады. Беренчелек быел да гимназия командасында (Р.Мөхәрләмов) калды. Икенче урында Сосна мәктәбе (М.Исмәгыйлев) яшь инспекторлары. «Билгеле, мондый зур конкурсны иганәчеләрдән башка уздыруны күз алдына китерүе дә авыр. Бу бүләкләрне юнәтүдә Фәнис Әхмәдиев, Фәнис Шәрипов, Рамил Мөхәммәтгалиев, Марат Шәйхетдинов, Илдар Шиһабетдинов кебек шәхси эшмәкәрләрнең хәйран ярдәме тиде», диде ярышлар тәмамлангач Фәргать Тәлгатович. ОСТОның район бүлеге дә бер конкурсны да бүләксез калдырмый. Бу конкурска да Хәлим Хөсәенов юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләргә ике сәгать алып килгән иде. Бүләкләргә Салавычтан Алия Лапшина һәм Марат Шакирҗанов лаек булды. Без, үз чиратыбызда исә иганәчеләребезнең шушы игелекле эш-фигыльләре алга таба да шулай дәвам итсен дигән теләктә калабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 18:41«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.9100
-
28 май 2022 - 15:41Балтачның "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле - Казан сәхнәсендә (+фото) Субаш җирлегенең "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле Казанда чыгыш ясап кайтты.14000
-
28 май 2022 - 14:11"Ак калфак" бәйрәмгә чакыра. Кемнәрне? Катнашырга теләүчеләр 25 майга кадәр 2-60-30 номеры аша заявка бирә алалар11701
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18301
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак29000
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.68702
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.49101
-
26 май 2022 - 17:21Район башлыгы кайсы эшмәкәрләрне котлады? (+фото) Бүген эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә48901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика