Сыйныфташларыбыз белән Чепья авылында урнашкан "Халыклар дуслыгы" исемендәге музейга бардык.
Музей белән аның директоры Гарифҗан Гали улы Галиев һәм фәнни музей хезмәткәре Сания Мансур кызы Бариева таныштырдылар. Безгә бигрәк тә бик күп төрле җәнлекләрнең сөкәтләре, чуклы алкалар, борынгы акчалар һәм матур итеп чигелгән милли киемнәр ошады. Ә егетләребезне сугыш кораллары, кылычлар аеруча мавыктырды. Шушы матур, әкияти мизгелләрне бүләк иткән укытучыларыбыз Ольга Михаиловна Перфиловага һәм Лилия Мөбәрәкҗан кызы Замалиевага зур рәхмәт. Шулай ук музей хезмәткәрләренә дә кабаттан олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Балтач урта мәктәбенең 3 "в" сыйныфы укучылары Бариева Земфира, Низамиева Камилә