Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуганда яшәүче Әнисә Булатова меңнән артык калфак теккән (фото)

Калфакларда — милләт язмышы.

Бүген кибетләрдә кием — салымга кытлык юк. Тик һәр хатын — кызның бүтәннәрдән аерылып торасы, йөзек кашыдай балкыйсы, үзе теләгән фасонда, аңа үлчәп теккән кием киясе килә. Һәм ул алтын куллы оста тегүче эзли башлый. Шундый тегүчеләрнең берсе Әнисә Булатова Карадуганда яши, балалар бакчасында эшли.

Бакчаның барлык хезмәткәрләренә бертөследән күлмәкләрне ул теккән, нәниләргә милли киемнәрне дә бик оста итеп тегә -калфак, алъяпкычларны чигеп, нәкышлар төшерә. 

Калфак димәктән, бервакыт бакча мөдире Зөһрә Фәрит кызы алтынчы буын Маһикамал әбисенең иң кадерле ядкарен — әбисе 1875 елда тегеп — бизәгән бәрхет калфагын алып килә. Әнисә телсез кала. Менә кайда ул югалмас хәзинә, буыннардан буыннарга тапшырырдай затлы бүләк! 

Һәм Әнисә тәвәккәлләп, калфак тегеп — бизәп карарга уйлый. «Иң беренче калфакларны үзебезнең бакча балаларына тектем,» — дип искә ала ул беренче тәҗрибәләре турында. 

«Тегүчегә сүз әйтмәгез, тегә — тегә остара,» — дигәндәй, бүгенге көндә ул 1000 нән артык калфак теккән. Күпме күз нуры, йокысыз төннәр, иҗат газабы, җиңү шатлыгы ул калфакларда!

Районның «Ак калфак» оешмасы соравы буенча 872 калфак тегелгән. Казан, Арча, Балтач районы ханымнары, бу затлы милли баш киемен Әнисә ханымнан тектерәләр. Алай гына да түгел, «Ак калфак» ның оста куллы ханымнары аның җитәкчелегендә үзләре дә калфак тегәргә өйрәнде.

Бар яклап та килгән, алтын куллы, тырыш, уңган, кулдан эшләнгән һәр эшенә күңел җылысын биреп, районыбызга, хәтта чит якларга да матурлык өләшүче остаз ул — Әнисә ханым. Аның кул эшләре, тегү һөнәре белән кызыксынуы әбиләреннән килә. Әнисенең әнисе тегү теккән, халыкка кирәкле әйберләрен тегеп бирә торган булган. Ә әтисенең әнисе кызны бәйләргә, чигәргә өйрәткән. 

Бүген Татарстанда этник моданың күтәрелеше чагыла. Әнисә ханым бизәгән, теккән калфаклар үзенең бай бизәкле булуы белән дә аерылып тора. 

Төрле яшьтәге хатын-кызлар остакул Әнисә ханымның тегеп, чигеп биргән калфакларын кия. Күңел җылысы кушып күлмәккә һәм йөз — кыяфәтенә туры китереп, үз кулларың белән тегеп бизәлгән калфак бик кадерле.

Ул төрле чараларда катнашып, яшьләр, олы яшьтәге ханымнар белән калфак тегү буенча мастер — классларны еш үткәрә. Әнисә ханым уздырган күргәзмәләрне бик күп мәдәни чаралар үткәргәндә күреп була. Үзенең кул эшләре белән районыбызны яклап Казан Сабантуенда катнаша. Булдыклы, кеше белән уртак тел табып, эшен җиренә җиткереп эшләүче ханымның матурлык дөньясына юлы киң. Ул сәйләннән брошкалар, татарча итеп киендерелгән утлы курчаклар, яктырткычлар, ясалма чәчәк букетлары, тасма белән чиккән рәсемнәр дә ясый. Сәйлән белән чиккән әсәрләре үзе бер могҗиза. Халкыбызның күркәм йолаларын, гореф — гадәтләрен яшь буынга җиткерү юлында зур эш башкара Әнисә ханым.

Әбиләребезнең сандыкта сакланган кадерле калфаклары кебек, Әнисә ханым теккән, чиккән калфаклары да оныкларыбызда ядкарь булып сакланыр. 

Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы,

«Ак калфак» — иҗтимагый оешмасының совет вәкиле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: калфак