Июнь ахырында республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясе башландып китте.
Казан федераль университеты
КФУга 5316 бюджет урыны бүленгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк
2015 елда КФУга керүчеләрнең уртача баллы 76,4 булган
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ
Бу вузда бюджет урыннары ел саен, күпкә булмаса да, арта бара. Абитуриентларның да социогуманитар юнәлешләрдән табигый фәннәргә таба йөз белән борылуы күзәтелә. Быел Казан илкүләм тикшеренү техник университетында 1719 бюджет урыны исәпләнә.
2015 елда КАИга керүчеләрнең уртача баллы 68 булган
Казан дәүләт энергетика университеты
Соңгы 4 елда гына да әлеге вузга кабул итү саннары 37 процентка арткан. Быел 774 бакалавриат и 440 магистратура урыны каралган.
2015 елда КДЭУга керүчеләрнең уртача баллы - 64,6
Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты - КХТИ
КХТИда 4365 бюджет урыны бар: 2201е - бакалавриат, 159ы - специалитет, тагын 2005е магистратура программалары буенча.
2015 елда КХТИга керүчеләрнең уртача баллы - 62,1
Казан дәүләт медицина университеты
Быел КДМУда 2100 бюджет урыны каралган: 1,2 меңе - бакалавриат һәм специалитет, калганнары - интернатура, ординатура, аспиратура программалары буенча.
2015 елда КДМУга керүчеләрнең уртача баллы - 85,2
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
КДАТУ быел 749 студент җыя алачак. Бюджет урыннары саны бу вузда күп еллар үзгәрешсез диярлек кала.
2015 елда КДАТУга керүчеләрнең уртача баллы - 72,8
Казан дәүләт аграр университет
Кабул итү 16 бакалавриат юнәлеше, 9 магистратура юнәлеше буенча алып барыла. Бюджет урыннары узган елдагы дәрәҗәдә калган: 395 студентны - көндезге бүлеккә, 326 студентны читтән торып ук бүлегенә кабул итәчәкләр.
2015 елда КДАУга керүчеләрнең уртача баллы - 60,8
Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе
Бу вузга бюджет урыннары күп түгел. Узган елда академия 350 абитуриентны алса, быел кабул итү саннары 10 процентка арткан - 385 кешене җыячак.
2015 елда КДВМАга керүчеләрнең уртача баллы - 50,3
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев