Хезмәт

Күңелем мәктәптә калды (Салавыч мәктәбенә йөз ел уңаеннан)

Системалы укысаң, тәнәфестә ник мәтәлчек атмыйсың, бер сүз дә әйтә торган укытучылар түгелләр,

Салавыч лицеена  килеп керүгә үк, коридорларны үтеп, классыма, әүвәлге  тарих бүлмәсенә йөгердем. Зәңгәр стеналы, тәрәз төбе тулы гөлләр үскән кабинетта һаман да Гөлсия  апа Сабирова дәрес алып бара кебек тоелды. Әй тәмләп алып бара иде ул җәмгыять белемен, үзсүзле, фикерле, артык гадел кеше булгангамы, авызыннан чыккан һәр яңа сүзне көтеп алып, йотып бара идек, кызык иде безгә аның белән. Сыйныф җитәкчебез түгел иде-түгелен, әмма менә кабинеты – Гөлсия апа кабинеты булып күңелдә калган.

Иң соңгы бүлмәгә йөгереп төшеп, бусагада тукталып калдым, бу безнең тарих кабинеты түгел, ләбаса. Әйе, диде укытучы ир-егетләр, монысы ОБЖ кабинеты, тарих, әнә,  арттарак. Шунда атлыйм, бүлмә мәйданы әллә ни үзгәрмәгән, әмма зәңгәр төсне аксыл төсләр алыштырган. Зыялы, чын, патшаларча  рус мәдәнияте рухы  бөркеп торганлыктан (укытучысы да патшабикә кебек иде аның), башны тыгып карарга да  читенсенеп йөргән Светлана Сергеевна классыннан ары узып,  киттем физика кабинетына, бишенче сыйныфны шунда укый башладык бит, сыйныф җитәкчебез Миңнегөл апа Рәхмәтуллина иде, бүлмәсе физика-информатика укытучысы Рәсим абый Фазлыевныкы. Күңелле иде алар белән, Миңнегөл апаны усал булса да яраттык (безне бүтәнчә тотып та булмагандыр инде), ә Рәсим абый белән астрономиядән кичен класс белән җыелышып йолдызлар күзәткән, төрле лаборатор эшләр эшләгәннәр истә калган. Менә Люция Харисовнаның яныннан да  үтәргә шүрләтә торган математика бүлмәсе, аның каршында математикадан укыткан Рәсүлә апаныкы (мәрхүмә инде, бик уңган кеше иде), баскычтан йөгереп менүгә Мөдәрис Закировның география кабинеты (Япониядә, әнә, ясалма ит җитештерә башлаганнар, Россиягә кертәчәкләр әле аны һәм без шул иттән ясалган ясалма ризыкларны бик тәмле дип ашаячакбыз, дип сөйли иде),  аннан Рауза Зиннәтуллинаның химия (күзлек астыннан бер караш – тын да чыкмый, вот), Рәйсә Фатыйховнаның рус теле һәм әдәбияты (друг другу не мешайть, дип хәзер Рәйсә апача балаларыбызга әйтәбез),  Мәсхүдә Әшрәпованың биология (схема буенча кеше кадәр кешенең нерв системасын сөйләп чыгуымны гомеремдә дә онытасым юк, төбенә төшенгәнче сөйләтте шуны, бар, өйрәнеп кил дия-дия),   Гөлнур Рәйхановнаның татар теле һәм әдәбияты (“Моабит дәфтәре”, “Тапшырылмаган хатлар” – ничә дәрес анализладык микән аларны?) бүлмәләре.  Бу тирәләрдән җырлап-биеп үтсәң дә була, системалы укысаң, тәнәфестә ник мәтәлчек атмыйсың, бер сүз дә әйтә торган укытучылар түгелләр, укуың гына әйбәт булсын.

 Җырлап-биеп, спектакльләр уйнап, яшьлегебезне үткәргән актлар залына да кереп чыктым. Әнә шулай йөгереп кенә үттем мәктәп елларымны. Лицей диеп сине танысам да, академия була алырлык  белемнәреңне күреп таң калсам да, минем өчен Мәктәп син, кадерле мәктәбем. Башлангычымнан кала, син минем икенче мәктәбем, талантымны синдә тапкан, сәләтемне синдә үстергән, белем алган газиз мәктәбем! Мәңге яшә, мәңге яшьнә! Үрләр артыннан үрләр яула!

Салавыч мәдәният йортында тантана барышында тагын бер горурлык хисе белән янып алдым әле: сыйныфташларым Зөбәрҗәт Фатыйхова тантананы әзерләп, алып баручы (үтә дә җаваплы эш), Раушан Фәрзиев – видеога , мин фотога төшерәм. Әле һаман да, еллар узып, чәчләргә ак төшкәч тә эшләтәсең син безне Чал тарихлы  мәктәбем! Юк, юк, һич зарлану түгел, без сиңа җиң сызганып хезмәт күрсәтергә һәрвакыт әзербез, йөзяшәгән гүзәл  Салавыч мәктәбем!

Г.Яруллина фотолары.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: мәктәп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: