Хезмәт

Күңелле бәйрәм кичәсе- әниләргә зур бүләк

30 ноябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 1 В сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Альмира Аликовна һәм тәрбиячебез Альбина Вальриевна белән берлектә әниләргә бик матур, күңелле бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Балалар әниләрне үзләренең матур җырлары, шигырьләре белән сөендерделәр. Икенче өлештә ике командага бүленеп әниләр арасында бик күңелле ярыш булып узды. Ахырдан бөтенебез бергә ашханәдә чәй эчтек. Бәйрәмне әзерләүдә өлеше кергән барча кешегә бик зур рәхмәт белдерәбез. Балаларыбызның игелекләрен күреп, уңышларына сөенеп тазалыкта-саулыкта матур итеп яшәргә язсын.

 

Тәнзилә Габдрахманова

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: