Хезмәт

Хәтердә сез, кыңгыраулы мәктәп еллары!

Авылыбыз мәктәбендә матур традиция буларак, классташлар очрашулары ел саен оештырыла. Мәктәпне 10, 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар, укытучылар белән очрашып, истәлекләрне яңартып, балачакка кайтып киләбез.

Гомерләр үтә икән ул,

Үтә дә китә икән.

Әле кайчан гына шушы залда мәктәпне тәмамлауга 30 еллык очрашуга җыелган идек. Һай, гомер, бигрәк тиз агасың шул! Күз ачып йомган кебек кенә булмаса да, тиз үтеп китте бу 10 ел. Хәзер генә, үзебез әби, бабайлар булгач кына, мәктәп елларының һәркем тормышында иң рәхәт, иң самими, кабатланмас чор булганын күңелдән кичерәбез.

Беренче тапкыр мәктәпкә барырга әзерләнгән вакытлар күз алдына килә. 1нче сентябрьгә киясе форма, ак алъяпкыч, туфлины ничә кат киеп, көзге каршына килүләрнең исәбе юк. Сумкадагы уку әсбапларын, онытылып калмады микән, дип барлауның да саны юк. Сыйныфташлар белән ничек очрашырбыз, укытучыбыз нинди булыр, кем белән утыртырлар икән, дигән мең төрле сорау – күзаллаулар. Һәрберебезнең күңеленнән үткәндер бу кичерешләр.

Ул вакыттан соң 48 ел узган. Бу очрашуга да шундый уй – хыяллар белән әзерләндем мин. Кемнәр килер, ничек очрашырбыз, ниләр турында сөйләшербез икән? Нәкъ 1нче сентябрьгә әзерләнгән кебек дулкынлану кичердем. Без укыган кадерле мәктәбебез булмаса да, (аны күп еллар элек, янгын юкка чыгарды) хәзерге мәктәп безне үз итеп каршы алды. Һәр чыгарылыш укучылары үз истәлекләрен сөйләде, шул чыгарылышның класс җитәкчеләре дә кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Экрандагы слайдларда һәр чыгырылышның төрле елларда төшкән кызыклы фотолары, коллектив фотолар алышынып торды. Моның өчен дә кичәне оештыручыларның күпме хезмәте куелган! Кунакка мөхтәрәм укытучыларыбыз Ситдиков Габдулла абый, Сафина Ленура апа, Гибадуллин Рөстәм абый, Зиятдинова Наҗия апа, Галимова Миңзифа апа чакырылганнар иде.

Миңзифа апа үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән безнең чыгарылыш турында матур истәлекләрен яңартты. Бездән соң укыган укучылар турында кызыклы хәлләрне искә төшерде. “Мәктәптән балалар бакчасына кадәр без алып төшәргә тиешле ипи шундук юкка чыга иде, чөнки чеметеп кенә башланган ипидән тәмлерәк бернәрсә дә юк шул. Сезнең белән бергәләп өйрәндек, бергә атладык, уңышларга бергә сөендек, күңелсезлекләргә борчылдык. Барыгызга да гаилә бәхете телим,” дип тәмамлады сүзен.

Габдулла абый да походларга йөргәнне, анда безнең белән нинди чыныгу алганын сөйләп көлдерде. Хәзер көлке кебек тоелса да, ул вакытта 40 бала белән чыгып китүнең җаваплылыгын үзләре генә аңлаганнардыр. Габдулла абый мәктәп коллективының элек укыткан, хәзер инде мәрхүм булган укытучыларын искә алып, кыңгыраулы гармунында моңлы көйләр уйнады. Һәркем тын да алмыйча тыңлады. Чөнки аның кебек оста итеп гармун уйнаучы якын тирәдә дә юктыр ул. Шул ук күз карашы, гармун уйнагандагы үзенә генә хас сөйкемлелек, тыйнаклык, кул, бармак хәрәкәтләренең җитезлеге дә шул ук, дип сокланып утырдык. Күз тимәсен!

Наҗия апа да һәр чыгарылыш турында үзенең матур истәлекләре белән уртаклашты.

(Ахыры бар)

 

Никитина (Нотфуллина) Гөлфәния Тәлгать кызы,

Яр Чаллы шәһәре,

Балтач районы. Сосна авылында туып үскән.

Реклама

 

Фото: Булат Сәйфетдинов

Теги: очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: