Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... (дәвамы бар)
Чәчләргә чал кереп, үзебез әни, дәү әни булгач кына, ул чакларның, хәзер инде буй җитмәслек еракта калган иң кадерле чор булганын, аны берничек тә кайтарып булмаслык хыял икәнен күңелебездән үткәрәбез.
Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.
Бу юлларны кабатлаганда, ирексездән үзеңнең балачак елларыңа, ул елларның җылы истәлекләрен саклаган туган якларыңа, туып-үскән йортыңа иң кадерле төш күргән сыман әйләнеп кайтасың. Күзеңне йомсаң ул төшнең озаграк сузылуын, кабатлануын телисең, иң самими булган хатирәләрдән аерыласы, уянасы килми. Күңелле уеннары, уку еллары, шуклыклары, әти-әни кочагында бер борчусыз яшәгән вакытлар булып истә калган ул.
Чәчләргә чал кереп, үзебез әни, дәү әни булгач кына, ул чакларның, хәзер инде буй җитмәслек еракта калган иң кадерле чор булганын, аны берничек тә кайтарып булмаслык хыял икәнен күңелебездән үткәрәбез.
Балачак кая китә? Ни өчен аны табып булмый? Балачакның чагылышын без – өлкән буын тәрбиячеләре, хәзер инде оныкларыбызда күрәбез. Ләкин... бу балачак үзгә. Тормыш юлыма, язмышыма шулай язылгандыр, эшем, һөнәрем мине балачактан аермыйча, балалар белән бергә атларга, аларның борчуларын, куаныч-шатлыкларын да уртаклашып яшәргә мөмкинлек бирде. Балалар – безнең чагылышыбыз. Алар безгә үзебез дә оныткан балачак серләрен ачалар. Үзләренең гөнаһсыз уйлары, фикерләре, гамәлләре белән дөньяны ачык, матур төсләргә буйыйлар.
Сабый чагымның кадерле мизгелләрен күз алдына китереп, мин үземнең альбомымны ачам. Хәзерге кебек төсле, чуар, бетмәс-төкәнмәс фотолар юк анда. Аклы-каралы фон, бераз тоныграк булса да, киресенчә, шул мизгелне тагын да яктырта кебек тоела. Шуның өчен алар минем өчен бик кадерле. Гади генә татар авылында, гади генә гаиләдә туып үссәм дә, агач бүрәнәләрдән салынган гади генә мәктәптә укысам да, күңелемә күпме изгелек, миһербанлылык орлыклары чәчкән кадерле әти-әниемә, әби-бабаема, беренче укытучым Тәэминә апага, барлык укытучыларыма, авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен һәм бурычлымын.
Балаларга белем һәм тәрбия биргәндә, нинди дә булса һөнәргә өйрәткәндә, үзеңнең аңа ничек өйрәнүең, нинди хисләр кичерүең искә төшә. Чагыштырулар аша, үзеңнең тормыш тәҗрибәсе үзеннән-үзе эшкә җигелә.
Балалар әкияттәге кебек матур, җиһазландырылган бакчаларга йөриләр, яхшы мәктәпләрдә укыйлар. Шул матурлыкның кадерен белергә өйрәткәндә, күңелдә хатирәләр яңара. Без бала чакта безнең авылда балалар бакчасы юк иде. Хәзер авылымны урап, мәктәпкә керәсе килгән минутлар була, ләкин без укыган мәктәп тә юк инде. Күп еллар элек, янгын аны юкка чыгарды. Ә хәтердә – сары баскычлар, баскычтан менә торган култыксалар (перила), мәктәп бакчасы, пионер бүлмәсе, андагы быргы, барабаннар, агач парталар, Фатыйх абыебызның директор бүлмәсе, Габдулла абыйның мастерское, Мөнир абый белән Гаязетдин абыйның физика, химия кабинетлары, Фәрт абыйның музее, ботаника бүлмәсе, Наҗия апаның татар теле кабинеты, мәктәп китапханәсе, Асия апа укыткан рус теле кабинеты. 1 сентябрьдә мәктәбебез бакчасыннан чиләкләп җыеп, алма алып кереп тараталар иде. Шул алманың исләре кебек хуш исләрне беркайда да тойган юктыр. Озын тәнәфестә, киенмичә дә, Әлфия апа пешергән ботканы ашарга чаба идек, аның каравы, авыртып та ятмадык. Авылыбыз, районда иң зур авылларның берсе. Элек 5 мәхәллә булып, 5 мәчетле авыл булган, димәк озын урамлы авыл. Мәктәп ерак дип, яңгырлы, кар-буранлы көннәрдә дә укуны калдырып, өйдә утырганны хәтерләмим. Буранлы көннәрдә Хания апай, Илһам, Илһамияләргә мәктәпкә менәргә юл ачам, дип, Миннәхмәт абый иртә таңнан ук, авылның бер башыннан икенче башына кадәр тракторы белән юлны чистартып куя иде.
Ирексездән мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның чагыштырулары искә төшә. “Торналар төшкән җирдә” дигән әсәрендә ул туган авылын, авыл кешеләрен, аларның һөнәрләрен, пешергән ризыкларын, Масра басуын шулкадәр яратып, үз итеп яза. Минем өчен дә сары идәнле, мич белән җылытыла торган, гади киемле авыл балалары укыган шушы мәктәптән дә кадерле йорт булмагандыр. Матур традиция буларак, авылыбыз мәктәбендә ел саен классташлар очрашулары була. Мәктәпне 10, 20, 30, 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар, укытучылар белән очрашып, истәлекләрне яңартып, балачакка кайтып киләбез. Бу очрашуларны оештырган өчен классташым, мәктәп директоры Гамил Котдусовка зур рәхмәтләрне җиткерәм.
2009 елда шул бәйрәмне башлап җибәргәндә Габдулла абыебыз “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй“ дигән көйне уйный башлагач, елап, җырладым. Габдулла абыйның гармун уйнавы элек тә, хәзер дә беркемне дә битараф калдырмый. Хәтеремдә, 1975 нче елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә, без – 4 укучы, һәйкәлдәге солдатлар булып сөйләдек. Ул вакытта һәйкәл дә классташым Ифрат Муллагалиевларның каршысында иде. Габдулла абый – безнең класс җитәкчесе. Шул вакытта ул кыңгыраулы гармун белән сугышка озату көен – Герман көен уйнады. “Күңелләрне кузгаттың”, дип, әби, бабайларның да күзләренә яшь килгән иде.
Мәктәп мине Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Г. Бәшировлар укыган Арча педучилищесына озатты. Бу да минем өчен зур мәртәбә. Анда укыган чор балачак булмаса да, үсмер чакның матур да, моңсу да булган истәлекләрен саклаган еллар ул минем өчен. Бу уку йорты мине укытучы һәм тәрбияче итеп чыгарган, зур тормышка кертеп җибәргән. Балалар күңеленә юл табарга, үз йөрәгең аша үткәрергә өйрәткән. Шуңа күрә балалар белән аралашканда, үземнең кечкенә чактагы күзлектән карарга тырышам.
Гөлфәния Никитина (Нотфуллина)
Яр Чаллы шәһәре (Сосна авылында туып үстем)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев