Хезмәт

“Хәзер сиңа бокс юк дидек”

Үсмерләр нәрсә бүлешә алмаган? Сарман районындагы укучыларның сугышуы социаль челтәрдә бәхәс уятты.Мәктәп укучыларының сыйныфташлары алдында чукмашуы төшерелгән видеоролик “ВТ” хәбәрчесе кулына да эләкте. Әлеге очрак буенча бүген полиция тикшерү уздыра, вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

Бу очракта тукмашу малайлар түгел, 5 нче сыйныфта укучы кыз белән 7 нче сыйныфта укучы малай арасында килеп чыккан. Интернет челтәренә эләккән видеодан аңлашылганча, икәү сугыша, ә калганнар җанатарлар кебек, әйдәгез инде сугышыгыз, дип көч биреп тора.

Вакыйганыбер үсмер видеога төшереп, барысын да шәрехләп сөйли. Башкалар исә тамашаны читтән күзәтә. Укучылар арасында, ярты мәктәп җыелды бит инде, дигән сүзләр дә ишетелә. Кыз гәүдәгә тулырак, шуңа күрә җавапны яхшырак кайтара. Малайның борыныннан кан чыккач кына, көрәш тәмамлана. Ахырдан, бу сугышта, кыз малайны җиңде, дип нәтиҗә ясый “кыздырып торучылар”.
Үсмерләр сугышмыйча тормый, мондый хәл элек тә булган, хәзер дә бар. Интернет дигәнең генә барын да читкә чыгарырга булыша. Вакыйгага бәя бирүчеләрнең күбесе шундый фикердә. Чынлыкта кул күтәрүгә нәрсә сәбәп булган соң?

– Бу малай безгә чит түгел, иптәш егетнең улы. Малайлар шук була инде, кызыбызны берничә тапкыр үртәп йөргән. Ахыр чиктә, менә шундый хәл килеп чыккан. Бала–чага сугышмыйча тормый. Хәзер бит шоу ясап, тизрәк интернетка куярга тырышалар. Әгәр “ватсап”ка куймаган булсалар, болай тирәнгә китмәс тә иде. Әлеге гаиләгә карата дәгъвабыз юк, – ди кызның әтисе Ринат. – Гадәттә, берәр хәл килеп чыкса, гаиләдән гаеп эзләргә яраталар. Берәү дә баласын начарлыкка өйрәтми. Гаиләбездә – тәртип. Җәмгыятьнең йогынтысы бу. Кызыбыз кечкенәдән эшләп үсте: мал–туар карарга булыша, кар көрәшә, идән юа. Мәктәптә яхшы укый, башта бию түгәрәгенә йөргән иде, соңгы вакытта баскетбол яки бокска язалам дигән иде. Мондый хәлдән соң сиңа бокс юк, дидек.

Бу вакыйгага әти-әниләр, укытучылар гына түгел, җитәкчеләр дә борчыла.

–Мәктәп ишегалдына түгел, кибет янындагы тыкрыкта булган бу хәл. Малайлар этешмичә–төртешмичә тормыйлар, аның кыз белән малай арасында килеп чыгу күңелле түгел. Ике көн буе бертуктаусыз шушы хәлне уйлап йөрим. Укучылар белән үзем дә очраштым. Бу вакыйгада катнашучылар арасында “5ле” гә генә укучылар да бар. Аларга, яхшы уку гына түгел, башкаларга карата миһербанлы булу да кирәк, дип аңлаттым. Әле ярый бер–берсенә зыян китермәгәннәр. Әлеге балалар бер–берсен гафу иткәннәр. Шуның белән дуслашсыннар, ахырдан үпкәләшеп йөрмәсеннәр иде инде,– ди Сарман районы хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева. – Тәрбиядән дә күп нәрсә тора. Ике ул үстердек, йөзгә кызыллык китермәделәр, рәхмәт аларга. Кешенең күңелендә рухи кыйммәтләр сакланырга тиеш. Элек, аны әбиләр иман дип тә әйтә иде. Кемгәдер әби–бабасының, әти–әнисенең, йә булмаса чит кешенең бер үтемле сүзе җитә һәм күңелдә гомерлеккә орлык сала. Балалар үз хокукларын белә, вазыйфаларын белеп җиткермиләр. Гаиләдә үк хокукларны аңлату кирәк. Замана балалары кызык ясыйм дип тискәре мәгълүматларны интернетка чыгарырга ярата. Алар блогерлар күп акча эшли дип уйлый. Хәзер бит яшләр җиңел акча эшләү турында уйлыйлар.

Реклама

Әлеге хәлне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да тикшерә башлаган. Мәктәптә нинди тәрбия чаралары күрергә җыеналар?

–Мәктәптә эшли башлавыма ярты ел. Килүгә үк тәрбия мәсьәләсенә игътибар иттем. Мәктәптә телефон куллануны тыйдык. Бу малай укыган 7 нче сыйныфны контрольгә алдык. Шук сыйныф иде. Әти–әниләр дүрт ай буе дәресләргә йөрделәр. Укучыларның тәртибе үзгәрде. Анда 17 бала укый. Гимназиядә бик күп түгәрәкләр эшли, – ди Сарман гимназиясе директоры Ленар Сафиуллин. – Бу хәл укучылар өйләренә кайтып киткәч, кар атышудан башланган. Вакыйгада катнашучыларның барысын да мәктәп контроленә алдык.

Буш вакытларын калдырмыйча, түгәрәкләргә җәлеп итәчәкбез. Әти–әниләр белән эшне көчәйтергә җыенабыз. Дөрес, без мәктәптәге 600 баланы да өенә озата алмыйбыз. Ләкин балалар өйләренә кайтып җиткәч, сыйныф җитәкчеләре әти–әниләр белән элемтәгә керәчәк. Монда әти–әниләрнең дә балалары белән даими кызыксынып торуы кирәк.
Вакыйга Сарман районы эчке эшләр бүлегеннән дә ачыклык керттек.

– Сарманда мондый хәлнең булганы юк һәм башка булмаячак та. Бу төркемләп сугышу түгел, балаларның бары кызык ясарга теләве, берсе видеога төшергән дә “ватсап”ка җибәргән. Авылда кызлар эшләп үсә, нык. Бу үртәү булгандыр. Бу хәлдән соң балигъ булмаган балалар буенча комиссия утырышы узды. Әти–әниләр, укучылар белән сөйләшүләр үткәрелде. Хәзерге вакытта балаларның нинди гаиләдән булуы, үз–үзләрен тотышын тикшерәбез, – диделәр Эчке эшләр бүлегендә.

Сәрия Мифтахова

https://vatantat.ru/2020/01/h%D3%99zer-si%D2%A3a-boks-yuk-didek/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 гыйнвар 2020 - 08:24
    Без имени
    Нишләп кыз баланы гаепле дип саныйлар соң? Аңлыйм, кечкенәрәк малайны кыйнаган булса, ул очракта - сүгәргә булыр иде. Без мәктәптә укыганда (бу 1995 еллар иде) бер малай гел класстагы бер кызны рәнҗетте. Алар бишенче сыйныфта укый иделәр. Шулай берзаман теге кыз түзмәде бит, сугыштылар, кызның кулындагы ике бармагына кадәр сынган иде, бернинди "разбирательстволар" булмады. Гипс салдылар. Әти-әниләр дә ачуланышмады. Ну кыз ул малайны җиңгән иде үзе. Шул хәлдән соң теге малай аннан куркып йөрде, башка бәйләнмәде. Урыннарына вакытында утыртсаң, яхшырак.