Киләсе уку елын онлайн башлыйбызмы? — Рафис Борһанов әлеге сорауга ачыклык кертте
– Дистант ул – “РФда мәгариф турында” законда язылган укытуның рөхсәт ителгән формасы. Бердәнбер кыенлык – педагогларга методик яктан булышу.
– Киләсе уку елын дистанцион формада каршы алырбыз дип уйламыйм.
Бер яманның – бер яхшысы. Бүгенге вазгыять төрле электрон платформаларны өйрәнергә мәҗбүр итте. Онлайн укыту ысулларын көндезге уку формасында кулланып булачак, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “ВКонтакте”да читтән торып укытуга багышланган “туры эфир”да.
Татарстан мәктәпләре 6 апрельдә дистанцион белем алуга күчте. Мондый режимда бүген 30 меңнән артык педагог эшли. Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, бүген укытучылар һәм укучыларга бер ай элеккегә караганда да җиңелрәк.
– Дистант ул – “РФда мәгариф турында” законда язылган укытуның рөхсәт ителгән формасы. Бердәнбер кыенлык – педагогларга методик яктан булышу. Шулай да кыска вакыт эчендә бу ысулларны бик тиз үзләштергән педагоглар барлыкка килде. Алар хезмәттәшләренә ярдәм итә, – дип аңлатты министр.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев