Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Киңәшле эш таркалмас

Дөрестән дә, балачак хатирәсе булып бу көн һәрберебезнең күңел түрендә саклана.

Көтеп ала торган 1 сентябрь — яңа уку елы башлану вакыйгасына да санаулы көннәр калып бара. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бу бәйрәм, дисәк, ялгышмабыз. Дөрестән дә, балачак хатирәсе булып бу көн һәрберебезнең күңел түрендә саклана. Ә уку елы алдыннан тәрбиячеләр, мөгаллимнәр бергәләп җыйналып фикерләшәләр, узганнарга нәтиҗә ясап, алдагы уку елына максатлар билгелиләр. Быел уза торган традицион август киңәшмәсе әтиләре Ватаныбызны саклауда катнашып, илебезнең тынычлыгын яклаучыларның һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче мәртәбә парта артына утыручыларга, укуларын дәвам итүчеләргә уку өчен кирәк-яраклар туплаган укучы портфельләре тапшырудан башланды. Бу бүләкләр район җитәкчеләре, оешма-предприятие, шәхси эшмәкәрләрнең булышлыгы белән булдырылды, алар балаларга тырышып укыгыз, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачып, киләчәктә безгә лаеклы алмаш булыгыз, дигән теләкләрен җиткерделәр. 

Районыбызда 2023-2024 уку елында 55 мәгариф оешмалары балаларга белем һәм тәрбия бирде — 17 балалар бакчасы, 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 7 төп мәктәп, 11 урта мәктәп, 2 гимназия һәм күппрофильле лицей, 1 өстәмә белем бирү үзәге эшләде.

Хәзерге вакытта районыбызда мәктәпкәчә белем бирүгә 1531 бала тартылган. «Электрон Балалар бакчасы» информацион системасында 127 бала исәптә тора (алар барысы да өч яшькә кадәр), уку елы дәвамында 164 бала бакчаларга кабул ителде.

Төп гомуми белемне үстерү соңгы елларда дәүләт сәясәте күз уңында: аның максаты — Россия мәктәбен дөньяда иң яхшыларның берсе итү, барлык мәктәпләрдә сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру.

9 сыйныфны 391 укучы тәмамлады. Шуның 3се коррекцион сыйныфны бетереп — таныклык, 387 укучы аттестат алды, 1 укучы көзге сынауга калды.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенең БДИ форматында 134 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Алар 10 фәннән имтихан тапшырдылар.

Республика буенча районнар арасында җәмгыять белеме буенча беренче урында булсак, инглиз теле, рус әдәбияты, тарих, информатика, профиль математика буенча район күрсәткечләребез быел беренче унлыкка керде.
8 фәннән район күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.

48 чыгарылыш сыйныф укучысы 92 имтиханны югары балларга (80нән югары) тапшырдылар.

Шулар арасыннан 3 укучыбыз иң югары балл иясе булды. Балтач урта мәктәбеннән Иванов Ярослав — физикадан, шул ук мәктәптән Кәримова Динара һәм Норма урта мәктәбеннән Хәбибуллина Ландыш рус әдәбияты фәненнән 100 балл җыйдылар.

42 укучы Россия Федерациясенең «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булдылар.

Конференция турында газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев