Хезмәт

Китап бүләк ит!

Мәктәп китапханәсенең бөтен эшчәнлеге китапка багышлана һәм аның ишекләре һәркемгә ачык.

Реклама

Шул уңайдан Балтач урта мәктәбе китапханәсе райондашларны 31нче мартка кадәр дәвам итүче «Мәктәп китапханәсенә китап бүләк ит!» акциясендә актив катнашырга чакырып кала. Биредә төрле эчтәлектәге китаплар кабул ителә. Акция барышында күргәзмә оештыру күздә тотыла. Һәр китап китапханә өчен мөһим, шуны исегездән чыгармагыз. Сез бүләк иткән китап иң беренче чиратта үз укучысын табачак, яшәвен дәвам итү белән бергә китапханә фондын тулыландырачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: