Китапханәчеләр семинарда
Күптән түгел район үзәк китапханәсендә мәктәп китапханәчеләре өчен «Мәгариф базасы компоненты буларак, сәнгатьле сөйләм формалаштыруда мәктәп һәм балалар китапханәсенең роле» дигән семинар булып узды.
Коллегаларыбыз безне ачык йөз белән каршы алды. Башта китапханә буенча экскурсия булды, китапханә тарихы, һәр бүлекнең эшчәнлеге белән таныштык. Бүлекләргә республика программасы нигезендә компьютер программасы кертелгән, интернет эшли, электрон картотека алып барыла. Китапханәдә «Яшүсмерләр», «Күп белүчеләр», «Шигъри тәлгәшләр» клублары эшли, балалар өчен түгәрәкләр алып барыла. Ел саен төрле оешмалар арасында «Нәрсә, кайда, кайчан» уеннары үткәрелә. Уку залында шахмат, шашка ярышлары, инвалидлар, балалар өчен төрле чаралар, юбилярларга багышлап кичәләр даими узып тора. Республика күләмендә оештырылган барлык чараларда, конкурсларда катнашалар.
Икенче өлештә Балтач мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхвәтуллина 4нче сыйныф укучылары белән библиографик дәрес күрсәтте. Ул «Рөстәм маҗаралары» дигән әкияти тамаша иде. Рөстәм юлындагы каршылыкларны җиңеп «Китаплар патшалыгы»на юл тотты. Ул анда алфавитлы, системалы каталог, каталог карточкалары белән танышты. Бу әкияти тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп ял иттек. Ахырда мәктәп китапханәчеләре түгәрәк өстәл артында фикер алышты, киләчәккә планнар корды.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.5601
-
6 март 2021 - 17:11ИГЪТИБАР, ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ Халыкны кабул итү булачак. Кайда, ничек һәм кемнәр кабул итә?7001
-
6 март 2021 - 15:41Малы мимоза Тямысэтӥ мартлэн тодметэз луэ? Нылкышно нунал официальной шутэтскон нунал луэм бере. Пиосмуртъёслэн йырвисёнзы ватсаськиз – мар кузьмано. Соослы юрттэт луыса вуиз чебер сям — сяська кузьман.6300
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10300
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.154001
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.46500
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.45100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика