Хезмәт

Конференция кунаклары Бөрбаш, Карадуган урта мәктәпләрендә булды

Район җитәкчеләре һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучы Казан кунаклары Бөрбаш, Карадуган урта мәктәпләрендә булды.

Ике мәктәптә дә кунакларны җырлап-биеп каршы алдылар. Хуҗалар иң элек мәктәп буенча экскурсия оештырды, ирешелгән уңышлар хакында сөйләде. Бу исәптән, Бөрбашның заманча салынган яңа мәктәбенең, узган ел гына ремонт ясалган Карадуган белем йортының горурланып сөйләрлек уңышлары, кунаклар хозурына тәкъдим итәрлек эшләре бихисап. Җитәкчеләр һәм кунаклар биредән зур канәгатьлек хисләре белән китте.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: