Хезмәт

Коррекцион сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрделәр. Кемнәр?

Карадуган гимназиясенең коррекцион сыйныф укучылары «Факел» яшүсмерләр клубында кунакта булды.

Реклама

Клуб хезмәткәрләре алар өчен «Мультфильм белгечләре» дигән интеллектуаль уен, күңелле биюләр һәм хәтерне тикшерү өчен биремнәр оештырдылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, биеделәр, шаян биремнәр үтәделәр. Очрашу бик кызыклы һәм күңелле узды. Чара ахырында укучыларга клуб исеменнән футбол тубы бүләк ителде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: