Кошкайларны каршылап
Җепшек кар тоташ буранлы, бик күңелсез көн булуына карамастан, 30нчы март көнне районда күчмә кошларны каршы алуга багышланган чара булып узды.
1нче апрель - «Күчмә кошлар» көне дип атала. Шул уңайдан, район күләмендә «Балтач дәүләт табигый тыюлыгы» хезмәткәрләре мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә, Карадуган участогына кергән тыюлыкта, табигать кочагында, «Парклар маршы» кысаларында бәйрәм үткәрделәр. Бу истәлекле вакыйганы табигатьтә үткәрүне әле икенче елын гына тормышка ашырып килсәләр дә, инде нәтиҗәле күрсәткечләре белән сөендерә дә алалар. Чөнки бирегә җыелган балалар саф һавада төрле бәйгеләрдә көчләрен сыныйлар, уеннарда актив катнашалар һәм иң мөһиме, үзләрен, чын мәгънәсендә, табигатьнең бер аерылгысыз кисәге итеп тоя алалар. Табигатьнең «кырыс» шаяруы да бәйрәм рухын сүндерә алмады: самавырда гөжләп чәй кайнаса, казанда «карга боткасы» пеште. «Балтач дәүләт табигый тыюлыгы» җитәкчесе Альберт Фәхретдинов белән мәгариф идарәсенең информацион методик үзәге методисты Гөлсинә Бариеваның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәктәп укучылары арасында «Иң яхшы сыерчык оясы» ияләрен бүләкләү мизгеле булды. Беренче өчлектә Искәндәр Әхмәдиев (Алан), Авзал Галиев (Норма), Илзирә Хәлимова (Норма) эшләре бүләкләнде. «Уйлап табучы» номинациясендә Арбор мәктәбеннән Р.Гозәирова җиңү яулады. Шулай ук И.Шәфигуллин (Яңгул), Н.Хәбибуллин (Сосна), И.Садыйков (Норма), М.Әхмәтҗанов (Таузар), Д.Фатыйхов (Салавыч), Л.Әхмәдиева (Алан) тарафыннан тәкъдим ителгән оялар да тиешле таләпләргә туры килүе һәм яхшы эшләнеше белән конкурска бәя бирүче жюри әгъзаларының күңеленә хуш килгән. Конкурска барлыгы 40ка якын эш тәкъдим ителгән була. Әлеге оялар урман буендагы агачларда урын алды.
Туган якларына кайткан кошкайларны күтәренке күңел белән каршылап, бәйрәм итеп үткәрде ул көнне балалар. Кече Лызи мәктәбе коллективы әзерләгән сынау-бәйгеләр дә күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 16:11Балтачта өстәмә су скважинасы булдырыла Балтачта җәй җитүгә күп урамнарда су кытлыгы сизелә.3201
-
7 июль 2022 - 14:46Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.4501
-
7 июль 2022 - 14:11Васыйл Вәлиев: "Контракт буенча хезмәткә иң яхшылар гына сайлап алына" Батальоннар туплангач, башта алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк. Бу исемле батальоннарның үз командирлары булачак. Аларны хәрби бурычлар куелган зоналарга, шул исәптән Украинага җибәрергә мөмкиннәр.9500
-
7 июль 2022 - 15:1762 ел бергә - Субаш авылыннан Мәръям һәм Борис Вафиннар
-
7 июль 2022 - 08:36Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
7 июль 2022 - 15:50Сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.1000
-
7 июль 2022 - 14:40Осеменатор со стажем работы оказывает услугу по искусственному осеменению коров и телок Т.: 8-9083-47-77-84.1500
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.126500
-
5 июль 2022 - 20:11Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.79501
-
5 июль 2022 - 16:11Хастаханә командасы спортта да сынатмый! (+фото) Районыбызның үзәк хастаханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек 2021-2022” республика спартакиадасында катнашып, авыл командалары арасында уңышларга ирешеп кайттылар.48101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика