Хезмәт

“Көтелгән җиңү” яки Балтач вундеркинды - 1 өлеш

Балтач урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Гүзәл Сәгыйтованың биология һәм экология фәннәре буенча Рәсәй күләмендәге олимпиадаларда ирешкән уңышлары турында хәбәр иткән идек инде.

Ике ел рәттән Балтач кызы Татарстан гына түгел, Рәсәй күләмендә үзенең иң көчлеләрдән булуын күрсәтә. Үткән ел экология буенча Рәсәйдә призер булса, быел бу фәннән – җиңүче, биологиядән призер Гүзәлебез.

Шунысы кызык: ике ел рәттән экологиядән ил күләмендә танылган Гүзәл район күләмендәге олимпиадада икенче урынны гына ала, республикада да ике ел рәттән призер дип табыла. Биологиядән исә Татарстанда да, Рәсәйдә дә призер. Ике ел рәттән ирешкән уңышлар бу җиңүләрнең очраклы гына булмавын дәлилли. Гүзәл һәм аның укытучысы Ризилә Гаффарова белән шул хакта сөйләшәбез. Бик белемле (бар фәннән “5”кә генә укый, әле инглиз теленнән дә республика олимпиадасы призеры, “ике олимпиадасы бер көнне туры килгәнгә химия фәне буенча катнаша алмады, аннан да җиңәчәк иде, диләр), зирәк булуы өстенә Гүзәл искиткеч тыйнак булып чыкты. Уңышлары турында шуңа да Ризилә ханым күбрәк сөйләде. “Бу җиңүләр сезнең өчен көтелмәгән сюрприз булдымы, әллә...” – дигән соравыма Ризилә Нурхәммәтовна, ике дә уйламастан: “Минем өчен көтелгән җиңүләр иде, – дип җавап бирде. – Чөнки Гүзәл бик тирән фикерле, гаять киң кырлы белемле, аңарда практик күзаллау да, анализ ясау сәләте дә бик көчле. Бик мөстәкыйль, үзлегеннән күп шөгыльләнде. Мин берне өйрәтсәм, үзе бишне өйрәнде... Шуңа күрә инде хәзер без аның белән күбрәк югары белемле кешеләр буларак аралашабыз, фикерләшәбез, ул инде миннән күбрәк тә белә дисәм дә, арттыру булмас. Әйткәнемчә, ул әле дә бик күп укый, чәй эчкәндә дә туктап тормый. Гаҗәеп кызыксынучан кыз. Мин аларны бишенче сыйныфта укыттым. Ул чакта ук инде ул нинди бөҗәк, нинди яфрак таба, бөтенесен мәктәпкә алып килә иде: “Апа, бу нәрсә?” – дип. Уңышларының бер сере әнә шул бала чактагы кызыксынучанлыкка барып тоташса, икенчесе сокланырлык тырышлыгында. Тагын бер сәбәбе аңа укырга, шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекне тудырган гаиләсендә.

Бу гаиләдә әти дә, әни дә, ике энекәше дә аңа “укы” дип кенә тора. “Сельэнергосервис”та инженер булып эшләүче әтисе Рафил белән суд приставы булып эшләүче әнисе Ләйсәнне барлык әти- әниләргә үрнәк итеп куярлык. Гүзәлнең сәләтен үстерү өчен барысына да әзер алар”...

–Шулай да бу кызыксыну нидән башланды? – дип сорыйм Гүзәлдән.

Реклама

–Бакчага йөргәндә үк инде әти-әни миңа бик күп китаплар алды, аларның күбесе энциклопедияләр иде. Белмим, алардан ук башланмады бугай әле ул. Биология белән чын-чыннан 9 сыйныфта, аны имтихан фәне итеп сайлаганнан соң кызыксына башладым. Мине гади фән, мәгълүмат кына түгел, фәнни тикшеренүләр кызыксындыра иде, – ди Гүзәл.

Бу яктан аларның Ризилә ханым белән кызыксынулары уртак булып чыга.

–Унынчы сыйныфта беренче дәрестә үк Гүзәл миңа килде дә: “Мине биологиядән олимпиадага әзерләгез әле”, – диде. Китаплар сорады. 42 ел балалар укытып мондый хәлне мин беренче тапкыр күрдем. Күп укучыга әле, әйдә, олимпиадага әзерләник, катнаш инде, дип ялынасы була иде. Аңа мин биргән китаплар гына җитмәде, интернеттан үзе дә бик күп мәгълүмат таба, алып килә, аларны бергәләп анализлый идек. Табигатьтә бик күп булдык. Биология бит ул практик юнәлештәге фән. Без менә шушы юнәлештә күп шөгыльләнеп күпне оттык дип беләм. Аның күзеннән бер генә нәрсә дә читтә калмый иде. Без аның белән гербарийларны да күп төзедек, үзебезнең тикшеренүләрнең исәбен дә алып бардык, Шушма елгасы буендагы кошларны да өйрәндек. Үзебезнең генә көч җитмәсә, Казаннан орнитолог Илгизәр Рәхимовны да чакыра идек. Безнең якларда кошларның 250 төре бар, Гүзәл шуларның яртысыннан артыгын таный, аера белә. Бу бик югары күрсәткеч. Шуңа күрә дә мин Гүзәлнең фәнни-практик турда ике ел рәттән берүзенең иң югары балл җыюына гаҗәпләнмәдем.

Биологиядән олимпиада дигәч тә, бу бәйгедә мәктәп программасы буенча сорау -биремнәр бөтенләй юк диярлек. Менә Рәсәй күләмендә җиңүчеләр сафында булу өчен Гүзәлгә биохимия, физиология, биоинформатика юнәлешләре буенча үз белемен күрсәтергә туры килә. Әле бройлер чебиенең баш “капкачын” ачып, ми төзелешен киселештә, чагыштырмада анализларга да кирәк була. Сынатмый Гүзәл. Аның бу уңышларын бәяләп, ТР Мәгариф министрлыгында шушы олимпиадага җаваплы хезмәткәр: “Их, бу кызны ник бераз гына алдарак, тугызынчы сыйныфта респулика олимпиадасына алып килмәдегез, инглиз теле дә көчле булгач, халыкара олимпиадада катнашырга бик лаеклы укучы булган бит”, – ди. “Әле башкалар кебек өч ай махсус программа белән шөгыльләнсә, нишләр иде икән Гүзәл, – ди Ризилә ханым. – Ул җыеннарга әле нәрсә, әле нәрсә дип, безне катнаштырмадылар, бары тик алты көн генә шөгыльләнеп калды”...

Дөрес, мәктәп дирекциясе, хәлгә кереп, Гүзәлгә үзе теләгән фәннәргә генә йөрергә дигән, ирекле уку мөмкинлеге бирә. Моның ярдәме бик зур була. Гүзәл исә уңышларында укытучысы Ризилә ханымның хезмәте, тырышлыгы зур булды дисә, Ризилә апасы: “Укытучы тырышып кына бер нәрсәгә дә ирешеп булмый, шулай ук сәләтле бала да ялгызы гына зур уңышларга ирешә алмый. Монда укучы белән укытучының бербөтен булып тырышуы кирәк. Шул ук вакытта әти-әнинең баланы аңлавы, дөрес юл күрсәтә белүе, теләктәшлек күрсәтүе дә бик мөһим”, – ди.

Дәвамы бар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: