Үткән уку елында Түнтәр мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары - Мөнирә Рәфкатовна һәм Дамира Мансуровналарга багышланган юбилей кичәсе узды. Беренче укытучыларын мәктәбебез укучылары, алдагы елларда тәмамлаган егетләр-кызлар котлады. Җырлар, биюләр, чәчәкләр күп булды. Беренче укытучы.... Бик күпләрнең күңелендә аның хакында кояш кебек якты истәлекләр саклана. Беренче кыңгырау тавышы, беренче дәрес... Мин мизгел эчендә хыялым белән әллә кайларга китеп югалдым. Беренче укытучым Зөләйха апаны күз алдымнан үткәрдем. Үземнең беренче укучыларымны искә төшердем. Беренче укытучы һәркемдә дә була. Ә менә беренче укучы дигәне укытучыларга гына хас.
Укытучы дигән затның күңел түрендә беренче укучылары зур урын алып тора. Мин үзем хезмәт юлымны Көшкәтбаш мәктәбендә башлап җибәрдем. Беренче укучыларым Алмаз, Фердинанд, Хәмидә, Рәйфә, Гөлзәминәләр үпкәләмәсләр. Бүген минем Сасна мәктәбендә педагогик практика үткән чагымдагы укучыларым турында язасым килә
"Болар сез түгел"
Арча педагогия училищесының дүртенче курсында укыган вакыт. Безне, студентларны, практика үтү өчен мәктәпләргә тараттылар. Мин туган авылым мәктәбен сайладым. Беренчедән, әти-әнием янында булачакмын. Икенчедән, миңа өченче сыйныфта белем биргән Зөлфия апа шунда башлангыч сыйныфта укыта. Өченчедән, үземне укыткан укытучылардан киңәшләр алып булачак. Мәктәптә булып, директорны күреп сөйләштем. Ул вакытта Сасна мәктәбе директоры булып Нурислам Мәгъсүмҗанов эшли. Ул ризалыгын белдерде белдерүен. Никтер, Зөлфия апа сыйныфына кайтасы килүемне әйткәч, бераз уйланып торды. Зөлфия апаны күрергә кушты. Укытучымны күреп сөйләштем. Ул елны анда беренчеләр икән. Мин, ничектер, эчтән генә сөенеп куйдым. Җайлы булачак! Зөлфия апа үзе дә ризалашты-ризалашуын, никтер, аптырап, уйланып торды. Мин эчемнән генә: "Синең белән азапланасым бар икән,"- дип уйлый микән әллә дип борчылып куйдым. "Зөлфия апа, борчылмагыз. Мин дәресләргә үзем мөсәкыйль әзерләнә алам. Арчада без дәресләрне аз бирмәдек. Минем педагогик практика вакытларында биргән дәресләрем барысы да "5" ле белән бәяләнде", дим. Зөлфия апа:" Юк сеңлем, мин синең үткәрәсе дәресләрең өчен борчылмыйм. Минем бит быелгы сыйныфым сөйләп бетерелек түгел. Үзләре күп беләләр, үтә тиктормаслар. Мин синнән читенсенәм. Болар сез генә түгел. Ярты ел укыдылар инде, парта артына утыра алмыйлар. Еламаган көнем юк", - ди Зөлфия апа. Читенсенеп кенә ризалыгын бирде.
Мәктәп буйлап бала җыеп...
Мин үзем өйгә кайтам, үзем уйлыйм. "Күрсәтмә материал итеп шуны әзерлим, моны ясыйм. Арчада укыганда ясаган бер чемодан күрсәтмәлек өчен дигән материалларым бар. Тегеләй итәм, болай итәм. Зөлфия апа үзе дә аптырар, күземә генә карап утырырлар",- дим.
Өйгә кайттым да түр якка кәгазь, лента, таяк, буяу карандашларын җәеп салдым. Тотындым төрле әйберләр ясарга: шәпләп бизәп, тылсымлы таяк ясадым. Кәгазь белән катыргыдан конфет, җиләк, агач, куак, клоун, тагын әллә ниләр әзерләдем. Миңа әби дә, энем дә кисешә. Шаккатырыйм әле мин сезне, беренчеләр, дим. Беренче дәрес хәйран гына уңышлы чыкты. Зөлфия апа артта утыра. Ул да шат. Бу тынычлык беренче дәрестә генә булган икән. Бичараларның йокылары туеп җитмәгән булгандыр инде. Икенче дәрескә кыңгырау шалтырады. Әмма безнең балалар юк. Зөлфия апа әйтә: "Лилия, көн саен шушы хәл. Аптырама. Биш-алтысы сыйныфта утырса, дәресеңне үткәр",- ди. Ә болар унбиш. Берсе дә юк бит әле. Зөлфия апа белән икәү мәктәп буйлап җыярга чыгып киттек. Икенче каттагыларын җыеп алып төшсәк, беренче каттагылары чыгып китә. Яки киресенчә. Кыңгырауның керергә чакыруы боларга берни түгел. Көндәлек шулай мәктәп буйлап боларны җыябыз. Минем тылсымлы таяктан да тиз туйдылар. Шарларымны да шартлатып бетерделәр. Кәгазь җиләк, конфетлар да кирәкми башлады. "Син безгә (башлангыч баласының сирәге генә "сез" дип сөйләшә) чын конфет, чын җиләк алып кил,"- диләр. Зөлфия апа миннән уңайсызлана. Мин аннан читенсенәм.
Үзегез җаен табыгыз
Беркөнне шулай тактага таба борылдым да, число язам. Сизми дә калдым, Раил урындыгын минем янга китереп куйды да, менеп басып, минем битне үбеп тә алды. Көлеп тә булмый, орышып та. Эльвира татар теле дәресендә дә русча гына сөйләшә. Рафилә малайлар белән уйный, сугыша, тыеп та булмый. Кызыклы вакыйгалар күп булды алар белән. Беркөнне татар теле дәресендә "Укучылар, "Ә" авазы нечкәме, калынмы?"-дип сорау бирдем. Раил сикереп торып: "Апа, бу кызлар биле кебек нечә сузык",-димәсенме? Һич тә тыныч кына дәрес үткәреп булмый. Кайсы йөри, кайсы уйный, кайсы киемен кия дә мәктәптән чыгып ук китә. Беркөнне аптырагач, Зөлфия апа белән сөйләштек тә, берничәсен директорга алып кереп карарга булдык. Бераз шүрләмәсләрме, янәсе. Дүрт-биш укучыны алып киттек коридар буйлап. Араларында бер кыз - Рафилә дә бар. Алып кереп тездек. Нурислам Мәгъсүмҗанович :"Балалар, сез хәзер зурлар. Балалар бакчасына гына йөрмисез. Сез мәктәптә укыйсыз,"- дип сүзен дә тәмамлый алмады, Рафилә: "Абый, сез бүген телевизордан мультфильм карадыгызмы? Анда бүре..",- дип нидер сөйләп тә китте. Директор безгә карап торды да: "Алып чыгып китегез. Үзегез берәр җаен табыгыз",-дип борып чыгарды.
Шигырь һәм Раил
Шулай вакыт үтә тора. Мин көн дә берәр хикмәт уйлап килергә тырышам. Кайбер көннәрне тавышлана башласалар, Зөлфия апа укучылар алдында җыр башкара. Ул бик матур җырлый. Сәнгатьле итеп шигырь сөйли. Җырны, шигырьне яратып тын калып тыңлыйлар. Зөлфия апа авылда концертлар да алып бара иде. Тәүге репетицияне беренчеләр алдында ясый. Ошаталар, кул да чабалар әле. Һич онытмыйм. Кичә генә кебек. Зөлфия апа аларга концертта үзе сөйлисе Наҗар Нәҗминең "Татар теле" шигырен сөйләгән иде:
"Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле..."
Хәзер уйлыйм, кызлар биле турында Раил шушы шигырьдән отып калгандыр, мөгаен.
Училищедан минем практика үтүне карарга, бәяләргә киләселәре бар бит әле. Зөлфия апа белән шул хакта уйлап та, борчылып алабыз. Хәзер инде укытучы апам да көнгә ике еламый. Көнгә бер елап алабыз. Яки ике көнгә бер. Зөлфия апа:" Мин боларга белем дә, тәрбия дә биреп бетерә алмам, ахры",- дип борчыла. Ә мин "Булмас ахры. Миннән укытучы чыкмас. Боларны да җиңә алмагач, киләчәктә нишләрмен", - дип баш ватам.
Каюм Нуриевич…
Беркөнне Зөлфия апа тәрәзәгә карап торган җиреннән кып-кызыл булды да: "Лилия, Каюм Нуриевич килә", - ди. Каюм Нуриевич Арча педагогия училищесында безне укыта. Өлкән яшьтә. Заманында Зөлфия апаны да укыткан. Борчуга калдык. Каюм Нуриевич алдында оятлы да буласы килми бит. Тиз-тиз балаларга тәртип турында аңлатырга тотындык. Кунак киләчәген әйтеп уздык.
Ул көнне безнең балалар ниләр генә кыланмады! Ишектән Каюм Нуриевич күренүгә, "Бабай" дип йөгереп барып кочаклап алдылар. Утыргач, алдына килеп кунакладылар, кайсыларыдыр башын сыйпады. Каюм Нуриевич аптырап калмады. Боларны сөйләштерә, минем белән нәрсәләр өйрәнүләрен сораша. Кайсы аның түш кесәсеннән ручкасын алды, кайсы куен дәфтәрен актарды. Зөлфия апа нишләргә белми. Мин дәрес башлый алмыйм. Бер кызарам, бер агарам. Алай да, берничәсен парта артына утыртып, дәресне үткәреп чыктым.
Яндым да, пештем дә, туңдым да бугай. Каюм Нуриевич гаеп эзләмәде, ачуланмады. Ул балаларны гына сөйләштерде. Ниләрдер язды. Яза алганча.
Практикам бетеп, училищега кайттык. Каюм Нуриевич дәрескә керде. Мин беттем. Урыныма сеңдем. Ул сүзне практикабыз турында башлады. Мин иптәшләрем артына качтым. Ә Каюм Нуриевич: "Зәйнуллина, әйдә группадашларыңа үзең практика үткән сыйныф турында сөйлә әле. Сез тыңлагыз. Менә шундый балалар белән дә эшләргә туры киләчәк",- ди. Мин группадашларыма бу практикам турында берничә тапкыр сөйләдем. Анда күңелле хәлләр күп булды. Бу язмамда кайберләрен генә искә алдым.
Кичә генә, бүген генә
Мин әлеге укучыларның, кайсы парта артында, кайсы урында утырганнарын да яхшы хәтерлим. Аңа инде 27 ел гомер үткән. Һәрберсенең исеме дә хәтердә. Югыйсә, мин аларны бер айга якын гына укытып калдым. Ул сыйныф алга таба бик яхшы укыды. Бишесе педагогик юнәлештәге уку йортларын тәмамлады. Юридик юнәлешне, медицина өлкәсен сайлаучылар да булды. Бу язмам аша Зөлфия апа Хәкимовага рәхмәтемне җиткерәм. Ә Каюм Нуриевич бакыйлыкта инде. Аны һәрчак җылы хисләр белән искә алам. Тыныч, сабыр кеше иде ул. Урыны җәннәттә булсын.
Училищены берничә айдан тәмамладык. Кызыл дипломга бетердем. Тик: "Миннән укытучы чыкмас. Тыңлата алмам ахры ",- дигән уй тынгы бирмәде. Күпме сулар аккан. Педагогик эш стажым 25 ел. Башка андый сыйныф очрамады. Ә практика үткән көннәрем, тәүге укучыларымның маҗаралары кичә генә, бүген генә булган кебек.
Лилия Нәкыйпова.
Көшкәтбаш авылы.
Нет комментариев