Хезмәт

Көзге урман хозурлыгы

Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар белән килеп тә җитте дип уйладык. Әмма ялгышканмын икән.

Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тоттым. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкка хәйран калып, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләренә, ялкындай яфракларына сокланмыйча мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.

Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек. ”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.

Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.

Сөләйманова Айзилә,

Пыжмара мәктәбенең

9 класс укучысы.

Фото: баш мөхәррир

Реклама
Теги: көз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: