Хезмәт

Ләлә Нурулловна : “Тик мең кат ишеткәнче, бер күреп кулыңа тотып эшләүгә берни дә җитә алмый.”

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын барыбыз да таный. Кемнәрдер укытучысын кырыс, әмма гадел булганы өчен, икенче берәүләр исә шәфкатьле яки таләпчәнлеге өчен якын күрә.

Бүгенге язмамның герое Ләлә Нурулла кызы Никулинаны исә укучылары һәм хезмәттәшләре төгәллеге өчен хөрмәт итә. Ләлә Нурулловна балтачлыларга гына түгел, райондашларыбызга да яхшы таныш. Районда иң көчле математика укытучыларының берсе булган мөгаллимә бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, әле дә хезмәттә. Пенсиягә чыгып ике генә ел ял итеп кала, аны кабат үзе эшләп чыккан гимназия коллетивына эшкә чакыралар. Бүген Ләлә ханым кебек көчле матаматикларны табуы бик авыр.
Ләлә Нурулловналар гаиләдә алты бала үсә. Шуларның икесе - Ландыш белән Ләлә укытычы һөнәрен сайлый. Ландыш ханым иң элек педучилищеда белем ала. Башкалар кебек ул да юллама буенча билгеләнгән мәктәптә эшли, читтән торып физика-математика факультетына укырга керә. Соңрак хезмәт юлын туган мәктәбендә дәвам итә. Ләлә Нурулловна исә кечкенәдән укытучы булам дип хыялланмаса да, язмыш аны шушы һөнәр белән бәйли.
Үзе исә бу хакта, күңелемә якыны шул булгандыр, ди. Физика-математика факультетында белем алган кызны юллама буенча Сабага җибәрәләр. Биредә ул тормышка чыга. Соңрак яшь гаилә Чаллыга күченә. 1991нче елда Ләлә Нурулловна гаиләсе белән туган нигезенә кайтып төпләнә. 4 ел Балтач урта мәктәбендә эшләгәннән соң, яңа ачылган гимназиягә эшкә күчә һәм бүгенге кадәр биредә намус белән хезмәт куя.
Математика төгәл һәм авыр фән. Бер гаиләдән ике бертуганның шушы юнәлешне сайлавының сәбәбе нидә? Төгәл фәннәргә мәхәббәт каян килгән?
- Әнием Шакирә Камалова гомере буе башлангыч класслар укытучысы булып эшләде. Әтием Нурулла исә төрле җаваплы постларда эшләгән кеше. Алар икесе дә бик төгәл кешеләр иде. Әлеге һөнәргә мәхәббәт уяну да нәкъ менә шуларга бәйледер. Апам Ландыш та минем өчен һәрчак үрнәк булды, - ди мөгаллимә.
Озак еллар балаларны математика серләренә төшендергән укытучыдан элеккеге һәм бүгенге укучы арасында аерма бармы дип сорамый калалмадым.
- Бүгенге заман укучылары белән элеккегеләре арасында күк белән җир аерамасы, психология авырайган. Балаларда хәзер культура да, белем дәрәҗәсе дә бик түбән. Заманча технологияләр укучыга уйларга урын калдырмый. Алар баш эшләтеп, төрле формулаларны истә калдыруга караганда интернетка мөрәҗәгать итүне өстен күрә. Тик мең кат ишеткәнче, бер күреп кулыңа тотып эшләүгә берни дә җитә алмый. Мин дәресләремдә кулланма әсбапларны еш кулланам. Аларны үзем дә ясадым. Укучыларым ясаганнары да шактый. Мондый кулланмалар укучыда зур кызыксыну уята, истә калдыру сәләтен арттыра, - ди Ләлә Нурулловна.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: