Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп музее — үзенчәлекле бер хәзинә

Нөнәгәр авылының чал тарихын саклаучы һәм йөзек кашы булып санала торган үзенчәлекле бер хәзинәсе бар. Ул — Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музее.

Нөнәгәр кызы

Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашева 1903 елның 7 гыйнваренда Балтач районының Нөнәгәр авылында туган. Кечкенәдән Иркутск шәһәрендәге туганнарында яшәп, шунда мәдрәсәдә һәм гимназиядә укып, татарча да, русча да яхшы белем алган. Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләргә тарталар. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга. Шушы түгәрәктә бергә эшләү соңыннан аларның матур гаилә төзүенә сәбәпче була.

1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Рәхим белән Кәшифә шунда чакырыла. Биредә алар «Зөләйха», «Тигезсезләр», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. күп спектакльләрдә уйныйлар, аларда Кәшифә төп рольләрне башкара. Шушы чорда Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Аны тормышка ашыру максатыннан Тумашевлар 1923 елда Казанга кайталар. Ул Татар театр техникумында укый башлый. 1926 елда укуын тәмамлый, профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала. Аны техникумда режиссер-педагог итеп эшкә калдыралар. 1928-1931 елларда берүк вакытта Татарстан радиосында эшли.

1931 елда Кәшифә Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. Әмма, ире мәрхүм булу сәбәпле, укуын туктатып тора. Шулай да, бик зур матди кыенлыклар кичерүенә карамастан, 1939 елда институтны тәмамлауга ирешә һәм Казанга кайтып Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Бу Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы аякка басу чорларын эченә алган гаять авыр һәм катлаулы еллар була. Шушы чорда Кәшифә Тумашева театр сәхнәсендә утызга якын спектакль куя.

Академия театрында зур тәҗрибә туплаган К. Тумашева 1955 елда Республика татар күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. Татарның эшлекле ханымы Татар театр техникумында, аннан соң академия театры каршында оештырылган студиядә актерлык осталыгы дәресләре укытып, бик күп сәләтле яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтә, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр хәзерләү өчен оештырылган драма студиясендә укыта.

Кәшифә Тумашева режиссер Равил Тумашев, архитектура докторы Нияз Халитов һәм башка күренекле шәхесләрне биргән Тумашевлар династиясенең нәсел башы. 1956 елда Кәшифә Тумашевага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

Бөек эшләр башкарган райондашыбыз 1978 елның 19 апрелендә Казанда вафат була, Яңа Бистә зиратына җирләнә. Узган ел мөхтәрәм режиссерыбызның тууына 120 ел булды, Тинчурин театрының артистлары, музей хезмәткәрләре, Балтач районы җитәкчелеге, авылдашлары аны зурлап искә алдылар, башкалада каберен зиярат кылдылар, чәчәкләр салдылар, рухына багышлап дога кылдылар.

Кәшифә Тумашева музее

Нөнәгәр авылының чал тарихын саклаучы һәм йөзек кашы булып санала торган үзенчәлекле бер хәзинәсе бар. Ул — Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музее. Биредә башкала кунак-лары еш була. Әлеге музейда ТАССРның атказанган сәнгать әһеле Кәшифә Тумашеваның чын профессионал беренче татар хатын-кыз режиссеры, актриса, радио дикторы, эшлеклесе булуы, аның тормыш юлы, гаиләсе, нәсел шәҗәрәсе, иҗаты һәм иҗатташ дуслары хакында бай мәгълүмат тупланган. Музейны авылның активисты, үзе дә мәдәнияткә-сәнгатькә гашыйк кеше Дания Кәлимуллина тормышка ашыра, барлык экспонатларны барлап, эзләп, табып, җыеп, туп-лап, ул менә шушындый мәдәни хәзинәгә нигез сала. Музейның яшәешен җирле мәгариф кайгырта, музей иске мәктәптә урнашкан, яктылыгы-җылылыгы һәм башка эшләре дә Нөнәгәр урта мәктәбе аша башкарыла.
 

Мондадыр минем бабайлар...

Музейга килүгә үк ишекне киң итеп ачып безне Лира ханым каршы алды. Лира апа үзе Казанда яши, Нөнәгәр авылына кайтып йөри. Кәшифә апа белән әнисе бик тә якын дуслар булалар. Шуңа күрә музейга игелек кылуны үзенең бурычы дип саный. Лира апаның әлеге изге гамәле, һичшиксез, мактауга һәм хуплауга лаек.

Ишектән килеп керүгә безне киң коридор буйлап тезелеп киткән борынгы авыл өе каршылый, күңелләр тула, елыйсы килә. Гүя кече якта тәрәз түрендә сине әбиең чәй эчәргә көтеп утыра, самовары кайнап чыккан, суынмасын дип мич авызындагы кайнар коймагы бизәкле кызыл сөлге белән каплап куелган, ак мич башына туз чиләкләр, кучкарга такта чәйләр куелган, тимерчелектә биленә билбау бәйләгән бабай көтеп тора, фанердан эшләнгән авыр юл сумкасы да бер читкә терәлгән, бер почмакта чигүле япмалары белән бәбәй караваты эленгән... Бара-бара инде тарих битләрендә генә кала язган Тәрхан авылына килеп чыгасың, активист райондашыбыз Дания Кәлимуллинаның туган авылы ул. Туган авылын зурлап әнә нинди зур стендлар ясатып куйган, андагы фотоның күплеге..., авыл кешеләре сиңа елмаеп карап тора. «Тәрхан авылына үзенә аерым бер бүлмә әзерлибез менә, шунда Даниянең музейга керткән тырышлыгы да күренер, хезмәте дә зурланыр», — ди Лира ханым. Алга үтәбез, биредә Нөнәгәр, Чутай, Комзавод авылларын үз эченә алган ВЛКСМның 50 еллыгы колхозының тарихы чагылышы, шуның белән бергә Бөек Ватан сугышы елларының ачы көннәре дә сурәтләнгән.

Ә инде түр якта Кәшифә Тумашеваның тормыш юлын, эшчәнлеген ачып биргән зур зал. Түрдә Кәшифә Тумашева портреты, өстәл янында гына патефоны тора, бер почмакта мәшһүр Сара Садыйкованың фортепианосы урнаштырылган. Кәшифә Тумашеваның җан җылысы сакланып калган шәхси экспонатлардан торган зал кызыл келәмнәренең матурлыгы, тарихилыгы белән күзләрне иркәли.

— Мин бик рәхмәтле Нөнәгәр урта мәктәбе коллективына, җирлеккә, җитәкчеләргә, — музейга җан өреп торганнары өчен. Тик музейны тагын да камилләштерү буенча эшлиселәр күп әле, — ди Лира Гыйләҗева. Һәм үзенең Нөнәгәр авылына ничек бәйле булуын сөйләп үтте. Аның өчен махсус әзерләнгән гади генә стенд янына киләбез, менә Лира апаның Нөнәгәр авылында гомер кичергән әбисе белән бабасы — тимерче Муллагали абзый мәрхүм белән уңган-чибәр Гыйззәтбану апа мәрхүмә. Галимнекеләр дип йөрткәннәр аларны.

Закиров Мөхәммәтгали Закир улы — Лира апаның әтисе, җитәкче урыннарда эшләгән кеше, гадилеге белән бөеклек казанган мөхтәрәм шәхес. Лира апага да әтисенең холкы күбрәк күчкән ахыры, ул да гадилектә бөтен бөеклек дигән принциптан әллә ни ерак йөрми. Тормыш иптәше белән бергә авылда игелекле эшләрдә актив катнаша.

Биек булып үскән сылу каеннар каршы алган иде, каеннар озатып та калды. Музей бакчасында үсә алар, гаять тә үзенчәлекле каеннар, һәрберсе Нөнәгәр авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән ветеран исемен йөртә, чөнки һәрберсе илебез өчен үзен кызганмаган бабайлар истәлегенә утыртылган.

Авылның, җирлекнең Лира апа кебек ярдәмчел кешеләре, мәнле җи-тәкчеләре булганда каеннар да яши, музей да са-ланыр, дигән якты өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей кәшифә тумашева