Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөгаллим ветераннар "Үзебезне чит ил туристлары кебек хис иттек!" диделәр (+фоторепортаж)

28 сентябрь көнне районыбызның бертөркем мәгариф ветераннары өчен Татарстан Республикасында үткәрелүче "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Өлкәннәр көне" , "Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбиячеләр көне", Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Бөрбаш авыл җирлегенә экскурсия оештырылды.

Мөгаллимнәр Бөрбаш җирлегенә аяк басу белән иң беренче эш итеп, Бөрбаш мәдәният йортына тантаналы әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Биредә аларны шушы җирлектәге урта мәктәп директоры Гүзәлия Галимулловна Бариева сәламләде. Шулай ук район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе, шушы авыл егете Рөстәм Заһидуллин район Советы һәм район башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән бәйрәм котлаулары ирештерде. Зал тулы кунакларны сәламләү өчен сүз озак еллар район мәгариф бүлеге җитәкчесе, хәзерге көндә районның "Хезмәт" газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиевка бирелде. Биредәге мөгаллимнәрнең күпчелеге ул җитәкчелек иткән елларда эшләгән хезмәткәрләр буларак, "үзебезнеке" дип җылы кабул иттеләр Вакыйф Мансуровичны.
Район мәгариф идарәсен җитәкләүче Алия Юныс кызы Зәкиева исә үз чыгышын олы рәхмәтләрдән башлады. "Сезнең алда басып тору минем өчен берьяктан имтихан да, икенче яктан горурлык та! Чөнки Сезнең тырышлык, фидакарь хезмәтегез, тәҗрибәгез нәтиҗәсендә һәм салып калдырган ныклы базага нигезләнеп бүген дә безнең районыбызның мәгарифе үсешкә таба бара. Нинди авыр елларда эшләгәнсез. Сез мәктәп, бакчаларда балаларга белем һәм тәрбия бирү өстенә агитатор да, пропагандистлар да булгансыз. Совет чорындагы катгый таләпләргә буйсынып тормыш алып баргансыз. Укытучыларга гына хас сыйфатларны, дәрәҗәне саклап, үз югарылыгыгызда кала да белгәнсез. Ул елларда бит укытучыларга таләпләр бик югары булган: соры яки көрән төстә генә кием кияргә, ул киемдә ап-ак яка тегелгән булырга тиеш булган... Шул чорларны үткән мөгаллимнәр булуыгыз белән дә Сезгә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләре бермә-бер арта.

Алия Зәкиева бу бәйрәмдә агымдагы елда үзенең түгәрәк даталы юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны тәбрикләп, аларга Котлау хаты белән үзенчәлекле истәлек бүләкләре тапшырды.
Бәйрәм кичәсен Көшкәтбаш авылы кызы, мөгаллимә, яшь шагыйрә Лилия Гарифуллина алып барды. Сәхнә түренә чакырылган бәйрәм кунаклары да иҗат дөньясында кайнап яшәүче, шигърият белән кызыксынучы ветераннар иде. Мәймүнә Нурмиева һәм Корбангалиева Гөлфинур апалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк иттеләр. Ә спорт остасына әверелгән, җыр-моңга һәвәс Җәмилә апа Сибгатуллина исә гармунда җырлар сузып, яттан шигырьләр сөйләп үзе бер бүләк ясады. Бәйрәм кичәсе тамашачыларның бергәләшеп, татарның гимнына әверелгән Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Бәйрәм чарасының икенче өлеше Бөрбаш авыл җирлеге буйлап сибелгән чишмәләргә экскурсияләр белән дәвам итте. 10 автобуска утырып, Бөрбаш Сәрдегәне авылы янәшәсендәге "Байлар" һәм "Нурзидә" чишмәләрендә булдылар. Биредә матурлыкка сокланып, үзарасалым акчалары хисабына сафка бастырылган, заманча зәвык белән матурлап ясалган чишмәләрне күреп соклангач, "Газеталардан укып, кешеләрдән генә ишетеп белә идек әле, инде менә үзебезгә дә күрергә насыйп булды бу әкият дөньясын. Бу чыннан да, Болгар җиренә тиң булган!" дип таң калдылар ветераннар.
Юлны дәвам итеп, Бөрбаш авылы эчендәге чишмәләр янына да тукталдылар һәм паркны хәтерләтүче Сабантуй мәйданында да булгач, без хаҗ сәфәре кылган кебек булдык. Күңелебезгә никадәр илһам алдык, чишмә суларын авыз итеп, сихәт җыйдык! дип сөенделәр ветераннарыбыз. Аларны һәр урында экскурсоводлар каршы алды. Бөрбаш җирлеге, чишмәләр тарихы, авылның үткәне һәм хәзерге тормышы, эшмәкәрләр эшчәнлеге белән таныштырып бардылар.
Бөрбаш җирлеге халкының бердәм, тырыш булуына, авылның төзеклегенә сокландылар ветераннар. "Мактанырлыклары да, районга килгән теләсә нинди кунакны алып килеп күрсәтердәй матурлыклары да бар!" дип бәя бирделәр.
Экскурсиянең ахыры Бөрбаш мәчетендә тәмамланды. Ветеран мөгаллимнәр Җәлил хәзрәтнең вәгазен тыңлап, өйлә намазы укып, мул табыннар артында сый-нигъмәтләр белән сыйланып таралыштылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, арада 80 яшьлек таякка таянган апалар, 90 яшькә якынлашучы мөгаллим Нормадан Фәрит Кәлимуллин кебек өлкән яшьтәге мөгаллимнәр дә бар иде. Бик арырлар инде, тау битләреннән, ташлы су буйларыннан үтеп йөри алырлармы икән, дигән сорау күңелне борчып торган иде, сәфәр азагында шат елмайган йөзләрен күргәч, рәхмәт тулы сүзләрен ишеткәч, шикләребез эреп югалды.
Бу очрашуны оештырган җитәкчеләргә, Бөрбаш мәктәбе коллективына, авыл халкына, укучыларга олы рәхмәт белдерделәр ветераннар. Бик канәгать калып, "Бер күрешү - бер гомер" дип ихластан сөенеп, бүген үзебезне чит ил туристлары кебек хис иттек!" дип хушлаштылар.
Автор фотолары.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250