Хезмәт

"Мәгариф" хәбәрчеләре Балтачның туристик маршрутын сынады

Блтачта Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 75 км озынлыктагы туристик маршрут булдырылды

«Мәгариф» һәм «Гаилә hәм мәктәп» журналлары редакциясе коллективы Балтач районында булып кайтты. Татарстанның иң төньягында урнашкан районында туристик маршрут булдырылган. Бүген аны журналистлар сынады.

Туристик маршрутның беренче пункты — Ватанны саклаучылар паркы. Заманча, экспонатларга бай паркта безне Балтач районы әфганчылар советы җитәкчесе Дилүс Гатиятуллин каршы алды. Ул әлеге паркның Парк һәм скверлар республика программасы кысаларында төзелүен әйтте.

«Әфган сугышында барлыгы 185 балтачлы катнашты. Шуларның 111е бүген дә районыбызда яши. Объектлар арасында иң яңаларының берсе — Россия Герое Олег Исаевка багышланган стелла», — диде Дилүс Гатиятуллин.

Парктан соң юлыбызны Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның туган авылы — Янгулга тоттык. Юл дәвамында Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Закиева җирле авыллар тарихы, дынлыклы балтачлылар турында сөйләде.

«Районыбызда 38 меңнән артык кеше яши. Татар, мари, удмурт авыллары бар. Себер тракты дип йөртелүче юл бүген дә сакланган. Аның озынлыгы 145 км. Бөек Ватан сугышына килгәндә, районыбызда берничә Герой яши. Аларның батырлыгы турында хәтерне югалтмас өчен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 75 км озынлыктагы туристик маршрут булдырдык. Барлык мәктәп укучылары аны узды инде“, — дип сөйләде Алия Зәкиева.

Янгул авылында Талдан үреп эшләнмәләр ясау цехы бар икән. Бу — Татарстан һәм, гомумән, Россиядә мондый типтагы бердәнбер цех. Биредә осталар талдан кәрҗин, кәнәфи, чемодан, сандык, өстәл, бишек үрәләр. Заказларны нигездә Мәскәү кебек зур шәһәрләрдән кабул итәләр икән.

Туристик маршрутның чираттагы пункты — Нөнәгәр авылы. Мәктәп директоры Айрат Сөләйманов безне уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды һәм укучылар, укытучыларның уңышлары турында сөйләде. 200дән артык укучыга исәпләнгән мәктәптә капиталь ремонт ясалган, кышка шугалак барлыкка киләчәк.

Нөнәгәр мәктәбендә бу авылда туган татарның беренче хатын-кыз режиссеры, диктор Кәшифә Тумашевага багышланган музей эшләп килә. Анда аның шәхси әйберләре, спектакльләр афишалары, сәхнә костюмнары саклана.

«Кәшифә Тумашева Нөнәгәр авылында туган һәм 6 яшендә биредән күчеп киткән. Музей тарафыннан режиссерны искә алу кичәләре уздырылды. Аларда К.Тинчурин исемендәге театр артистлары актив катнашты. Минем Кәшифә Тумашеваны гомеремдә бары бер тапкыр гына күргәнем булды“, — дип сөйләде музей директоры Дания апа.

Туристик маршрутның соңгы пункты Шода авылында булды. Монда күренекле татар язучысы Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей бар. Ул язучының абыйсы яшәгән йортта урнашкан.

«Татар дөньясы өчен яхшы таныш булган «Галиябану» пьесасын Мирхәйдәр Фәйзи Шодада язган. Авылыбызга ул кунакка еш килә торган булган, шушы йортта яшәгән. Нәкъ менә мондагы күренешләр аны пьеса язарга этәргән дә», — дип сөйләде музей директоры Фәргать Рашитов.

Музей-йортның икенче катында урнашкан бүлмәдә Мирхәйдәр Фәйзинең караваты саклана. Шулай ук музейда спектакльләр афишалары, язучының шәхси әйберләре белән танышырга була.

 

Айгөл ЮНЫСОВА

Мәгариф журналы

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: