Хезмәт

Милләтләр бакчасы (фото)

Республика Президенты программасы буенча Чепья авылындагы 120 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамлану алдында. Чепьялылар белән беррәттән күрше-тирә Тагашур, Иске Чепья, Мельничная, Сизнер, Яңгырчы авыллары халкы да яңа бакчаның ачылышын зарыгып көтә.

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов, РФ Хакимияте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов 18нче августта өч урында - Лаеш районының Сокуры авылында, Олы Кабан бистәсендә һәм Лаеш шәһәрендә яңа балалар бакчасы эшчәнлегенә старт бирделәр.

Республика Президенты программалары уңаеннан Татарстан территориясе буенча балалар бакчалары, мәктәпләр, яңа социаль объектлар актив рәвештә сафка баса һәм модернизацияләнә. Татарстанда барлыгы шундый 30 программа эшли, шуларның күпчелеге авыл җирен үстерүгә юнәлдерелгән. Бүгенге катлаулы иктисади шартларда да, Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, алар барысы да эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Икътисади гадәти булмаган шартларга карамастан бу илебез өчен уникаль күренеш.

- Без быел барлыгы рекордлы сандагы балалар бакчасы - 75 тәрбия йорты ачабыз. 10 меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында без беркайчан да бу кадәр күп төземәдек. Хәзер иң мөһиме - бу объектларның буш тормавы, - диде Сокуры авылында балалар бакчасы ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президентының мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы инде бишенче елын эшләп килә. Ел саен финанслау күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Быел әлеге чарага 119 муниципаль һәм 7 коррекцион уку йорты гына түгел, 10 балалар бакчасы да төзекләндерелә. Бүгенге көндә 2015нче елга ремонт төзелеше инде үтәлгән.

Яңа мәктәпләр төзелеше дә шулай ук Тактарстан Республикасы Президенты программалары нигезендә тормышка ашырыла, агымдагы елда барлыгы 13 яңа мәктәп төзеләчәк.

Чепья элек-электән бай тарихлы, күпмилләтле авыл. Биредә татар, удмурт, рус, мари һәм башка милләт вәкилләре бердәм булып гомер итә. Чепья урта мәктәбе дә милли белем һәм тәрбия бирүдә республикада гына түгел, Рәсәйкүләмендә танылган уку йорты. Милләт җанлы шәхесләр үстерүдә мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренең дә роле шактый зур. Чөнки нәкъ менә бала бакчада әйләнә-тирәне танырга өйрәнә, һөнәрләре арта, аңы да формалаша. Моның өчен заманча ясле-бакчаларда уңайлы шартлар тудырылган, мөмкинлекләр җитәрлек. Һәр бала үз телендә иркен аралаша. Миллилекне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә дә Чепья авылы җирлегендә эшләүче мәгариф хезмәткәрләренең күпьеллык тәҗрибәсен бу өлкәдә хезмәт куйган яшь белгечләргә үрнәк итеп куярлык.
Чепьяда элек-электән ике балалар бакчасы булган. Аның беренчесе 1939нчы елда ачылган, аңа 80гә якын бала йөргән. Аннан соң 1974нче елда Чепья "Сельхозтехника" берләшмәсе үз эшчеләренең балалары өчен яңа бакча төзетә һәм аны 70кә якын бала белән ачып җибәрә. Ә элегерәк төзелгәне тузгач, аның урынына агач щитлардан йорт салалар, ясле-бакча буларак эшен дәвам итә.
- Төзелеш эшләре быел яз аенда гына башланса да, халык "Кайчан ачасыз инде?" дип аптырата. "Балалар бакчасы төзелеше" программасының тормышка ашырылып, авыл җирлекләрендә мондый якты, зур, төзелеше буенча да, тәрбияви яктан да сыйфатлы яңа биналар салынуы уңай күренеш. 120 урынга исәпләнгән булуы да безнең өчен зур шатлык, димәк өстәмә 20 балага урын булачак дигән сүз. Чөнки хәзерге вакытта ясле-бакчага 100 бала йөри. Биредә күрше-тирә Тагашур, Иске Чепья, Мельничная, Сизнер, Яңгырчы авыллары балалары да сыеначак. Моңарчы Сизнердан бакчага йөргән балалар юк иде, быел яңа бакча ачылгач, ул авылда яшәүче яшь гаиләләрдән дә гаризалар керде. Бу бакча - Чепья авыл җирлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен зур үзәк булыр, дисәк тә һич арттыру булмас, - ди балалар бакчасы мөдире Ирина Никитина.

Бакча территориясендә капка-коймалар, уен мәйданчыклары булдырылган, асфальт юллар түшәлгән. Керү-чыгу юллары тәртипкә китерелә, яшелләндерү эшләре башкарыла. Бинаның эчке өлешендә кайткан яңа җиһазларны җыю белән мәшгуль. Бүлмәләр балаларны кабул итүгә әзерләнә. Кызу темплар белән һәр тармакта эш кайный, бинаны кулланылышка тапшырырга әзерлиләр. Аларның һәркайсы күләмле һәм зур көч таләп итә торган эшләр. Төзелеш һәм бакчаны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан барлыгы 75 миллион сум акча бүленгән.

- Бакча төзелешен заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә башкарып чыгу - безнең төп бурычыбыз. Тиздән, бик тиздән яңа бакча тантаналы рәвештә ишекләрен ачачак. Бу тарихи һәм шатлыклы вакыйгага санаулы көннәр калып бара, - дип сөендерде, әле генә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Рәхмәт хаты алган "Созидание" ширкәте мастеры Фердинант Шәфигуллин.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: