Хезмәт

Мин сокланам сиңа, укытучым...

Кайчан гына балачагым белән хушлашкан идем, инде яшьлегем ишек кага. Ни генә дисәм дә, гомеремнең гүзәл чагы.

Артта калды әкият геройларыннан курыккан, караңгыдан шүрләгән, кул-битләрне өшетеп кардан сыннар әвәләгән, һәр нәрсәдән шатлык табып йөргән чакларым. Жан авазын чыгарып кычкырсам, башкаемны бәреп еласам да, кайтарып булмас ул чакларны.
Сабыйлыкның керсез яшьләре калды балачакта. Тәүге тапкыр мәктәп сукмагыннан атлавым, тәүге дәрес, иң беренче укытучым, сыйныфташлар - болар барысы да әле кичә генә булган кебек. Күз ачып йомарлык кына вакыт үткән сыман. Эх, сагынычлы күркәм вакытлар...! Күрәсең, олыгайган саен сагынырлык мизгелләр артканнан арта бара, балалар бакчасы-мәктәп елларының ямьле елларын сагынган саен ныграк сагындыра икән...
Укытучы биргән белем, киңәш хәзинәгә тиң. Ул хәзинәне югалтмыйча, тормыш авырлыкларына юлыкканда дөрес файдалана белү мөһим. Мин үземне укыткан укытучыларга һәрчак рәхмәтле булачакмын. Аеруча, мине якты уйларга өндәгән, һәрвакыт файдалы һәм төпле киңәшләр биргән, ә иң мөһиме, мине мәжбүриләп ижатка алып кергән укытучым - Хәлимә апага. 5нче сыйныфтан бирле татар теле һәм әдәбиятын укыта безгә Хәлимә апа. Аның дәрес алып баруы бик тә үзенчәлекле. Ул үзенең саф һәм төгәл сөйләме, гаделлеге, тыныч холыклы булуы белән башка укытучылардан бик нык аерылып тора. Кеше турында бозык уйлаулардан, начар фикер йөртүдән, һәрчак телләребезне гайбәттән сакларга өйрәтә килде ул безне.
Хәлимә апа бик тә инша яздырырга ярата. "Хаталы яисә кечкенә күләмдә итеп языгыз, тик үз фикерегезне, үз уегызны языгыз", - ди ул. Әлбәттә, аның өчен иң мөһиме - безнең күңел төбен аңлау, күңел серләренә төшенү. Минем ижади яктан сәләтемне дә нәкъ менә гел инша яздырып ачып жибәреп, өстәмә эшләр биреп үстерде укытучым. Шул рәвешле минем өчен яңа тормыш сукмагы - иҗатка юл ачылды. Киләчәккә минем төп вазыйфам -шул сукмактан туры барып,үзем өчен яңа дөнья ачу...
Беркөн укытучым төшләремә керде. Тау башында елап утырам икән. Хәлимә апа миннән: "Ни булды?", - дип сорады. Мин: "Әнә теге матур салават күпере якында гына сыман тоела, тик менеп житә алмыйм", - дип жавап кайтардым. Шулчак укытучым жиңел сулыш алып, ягымлы гына елмайды. "Жир йөзендә һәркем ямьле тормышка ансат кына ирешмәкче була. Ходай бәхетле, гүзәл тормышны авыр сынаулар аша гына юллый. Бәхеткә жиңел юллар юк, сабыр, түзем бул, балам", - диде.
Кисәктән уянып киттем. Күз алдымнан әле күргән вакыйгалар йөгереп үтте. Яннарымда тау да, Салават күпере дә, укытучым да юк - димәк,барысы да төш булган. Ләкин төш кенә булса да, укытучым әйткән сүзләр минем күңелемә сеңеп калды. Юк, мин Сезнең киңәшләрне аяк астына салып таптамам, игелекләрегезне мәңге онытмам, исемегезгә, дәрәжәгезгә тап төшермәм, яраткан һәм иң якын күргән укытучым!
Рәсүлә Әгъзәмова,
Яңгул урта мәктәбенең
10сыйныф укучысы.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: